Анда Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, федераль хезмәтләрнең республика буенча идарәләре, прокуратура һәм хокук саклау, дәүләт власте органнары, министрлыклар һәм ведомстволар, эшкуарлар берлекләре җитәкчеләре, шәһәр һәм район хакимиятләре башлыклары катнашачак.
Парламент тыңлауларының барышы Дәүләт җыелышы-Корылтайның рәсми сайтында онлайн режимда барачак.
— Ачыкланган проблемаларны хәл итү өчен төрле дәрәҗәдәге власть органнарына эшлекле тәкъдимнәр әзерләнергә тиеш. Шул ук вакытта аларның законга каршы килмәве һәм финанс-икътисади яктан нигезле булуы мөһим, — дип билгеләде Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык буенча комитеты рәисе Рәшит Хәйруллин.
— Парламент тыңлауларына әзерлек кысаларында миңа, республика шәһәр-районнарының бизнес-берләшмәләре вәкилләре белән очрашып, урындагы хәлләр торышы белән танышырга туры килде. Эшкуарлар үзләрен борчыган сорауларны бирде, тәкъдимнәрен әйтте, гамәлдәге законнарга кайбер үзгәрешләр кертү буенча фикерләрен белдерде. Анда, шулай ук, эшкуарлыкны үстерү, аңа ярдәм итү инфраструктурасы, кече эшкуарлыкның республиканың социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше турында сүз барды. Болар миңа төбәктә бизнесны үстерү потенциалын анализлау мөмкинлеге бирде, — диде депутат.