+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
12 июнь 2015, 01:50

Рөстәм Хәмитов: “Без — ышанычлы кешеләр!”

Республика Башлыгының “Государственная служба” журналына интервьюсы.Башкортстан Республикасы — Русиянең күпкырлы икътисады һәм тотрыклы социаль мөнәсәбәтләре булган, актив үсешүче төбәге. Әмма биредә дә кризиска әзерләнәләр. Кешеләрнең тормышы һәм сәнәгать, авыл хуҗалыгы җитештерүе дәрәҗәсен төшермәүдә дәүләт һәм муниципаль хезмәтнең нәтиҗәле эшләве мөһим әһәмияткә ия. Башкортстан Республикасы Башлыгы Рөстәм Хәмитов “Государственная служба” журналына биргән интервьюда шул турыда сөйли.

— Хөрмәтле Рөстәм Зәки улы! Бүген кризис иҗтимагый үсеш, дәүләт идарә­сенең төрле тармакларына кагылды. Килеп туган хәвефне Сез ничек бәялисез?

— Русиядә 25 ел дәвамында базар икъти­садын төзү чорында җәмгыятьне икътисади кризисның дәреслекләрдәге күренеш түгел, ә чынбарлык булуына төшендердек. Кризис башлану, үсеш алу һәм, бәхеткә, вакыт үтү белән тәмамлану сыйфатларына ия. Ул, йогышлы авыру кебек, әмма җәмгыять һәм властьның башы югары температурадан түгел, ә икътисади күрсәт­кечләрнең кимүе, акча җитмәү, ихтыяҗ белән тәкъдимнең тәңгәл килмәвеннән һәм башка шундый күңелсез күренешләрдән авырта. Медицина белән чагыштыруны дәвам итеп, шуны әйтергә кирәк, һәр чир кебек үк, кризисны да дәвалап була. Моны ныкышмалы һәм эзмә-эзлекле эшләргә кирәк. Бу идарә итү системасын ныгытуга, беренче чиратта, аның нигезе, минем аңлавымча, дәүләт организмының “иммун” системасы булып торучы дәүләт хезмәтенә кагыла.
Башкортстанда 1990-2000 елларда идарә итүнең авторитар моделе кулланылды. Бу заман таләбе булды. Ул елларда икътисадны даими рәвештә бизгәк тота һәм аны бары тик шушы ысул белән саклап калып булды. Әмма вакыт үтү белән төбәк власте дәрәҗәсендә эшчәнлекнең демократик төрләренә күчү кирәк иде, бу гамәлгә ашырылмады, һәм республика, шул исәптән әлеге сәбәп белән дә, социаль үсеш күрсәткечләре буенча лидер субъектлардан артта кала башлады.
Башкортстанда эшли башлагач та, беренче чиратта, дәүләт хезмәтендә идарә итүнең авторитар моделеннән баш тартырга һәм үземнең коллегаларны яңа идеяләр тәкъдимнәрне гамәлгә ашыруга җәлеп итәргә омтылырга, властьны җитәкчеләр боерыкларын һәм йөклә­мәләрен үтәүгә генә түгел, ә халык мәнфәгатьләре һәм проблемаларына йөз белән борырга кирәклеген ачык аңладым.
Биш елга якын вакыт үтте, һәм мин башкарасы эшләрнең күп булуын әйтә алам. Дәүләт хезмәтен формалаштыру катлаулы һәм озайлы процесс. Тиешле мәдәният тәрбияләргә, чиновникларның психологиясен һәм эш-гамәлләр юнәлешен үзгәртергә кирәк. Бу авыр. Миндә дә башта республика властен тиз арада заманча, иң мөһиме, гражданнар өчен якын һәм файдалы итеп булачагына оптимизм бар иде.
Әлбәттә, тәгаен нәтиҗәләргә ирештек. Башкортстан — Русиянең ышанычлы, ныклы төбәге. Бу — дәүләт гражданлык хезмәтен алып бару ысулларын модификацияләүгә ирешүнең нәтиҗәсе. Мин беренче көннән башлап үземнең кул астында эшләүчеләргә: “Без хезмәттә, дәүләт хезмәтендә!” дигән фикерне төшендерәм. Дәүләт хезмәте — бары тик җитәкчелек йөкләмәләрен генә башкару дигән фикер киң таралган. Җәмгыять иминлеге өчен эшләүче дәүләт хезмәткәрләре булуыбызны даими рәвештә коллегаларымның аңына сеңдерергә тырышам. Бу беренчесе.
Икенчесе. Дәүләт, муниципаль хезмәткәр — байлык-иминлек өләшүче, бюджеттан акча таратучы түгел, ә җәмгыятьтә рухи-әхлакый климат булдыручы, халыкка файда китерүче эшкә җаваплы карарга кирәклеген шәхси үрнәгендә күрсәтүче, шушы идеологияне урыннарда булдыручы кеше. Әлегә бу ысуллар гомумигә әверелмәде. Алар өлешләтә расланды. Әмма мондый карашларны ныгытуда уңай динамика бар. Минем почтага килгән хатлар арасында урындагы җитәкчелеккә дәгъва белдерүче мөрәҗәгатьләр азайды, шәһәр һәм авылларда җәмәгать низаглары саны сизелерлек кимеде. Димәк, власть халыкка якыная дигән сүз. Бу — эшнең беренче нәтиҗәләре.
Әлеге вакытта — дәүләт хезмәте үсешенең мөһим этабы. Төп момент — муниципаль, төбәк һәм федераль дәрәҗәдәге властьларның үзара гармонияле бәйләнешен гамәлгә ашыру. Мондый мөнәсәбәтләрне камилләштерү — республика гына түгел, тоташ ил күләмендә җиңел булмаган бурыч. Бу мәсьәләне яхшы беләм, чөнки үзем федераль дәүләт хезмәтендә биш елдан артык эшләдем һәм Федерация субъектында якынча биш ел эшлим.
Читайте нас: