+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
20 июнь 2015, 23:59

Бәйләнешләрне киңәйтү - үсеш өчен төп шарт

XIX Халыкара икътисади форумда бу кат-кат сызык өстенә алынды.Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов җитәкчеле­гендәге республиканың рәсми делегациясе Санкт-Петербургта үткән XIX Халыкара икътисади форумда катнашты.

18 июньдә форум кысаларында республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов ШОСның “Базар чикләрен киңәйтү. Финанс инструментларын көйләү. Проектларга күчү” дигән Эшлекле форум сессиясендә чыгыш ясады.
— Ике ел элек без тәкъдим иткән идея — “R2R”- “төбәк белән төбәк” төрендә эшләү — бүген киңрәк тарала бара. Бүгенге көнгә без ШОС илләре төбәкләре белән якынча 14 килешү төзедек. Кытай Халык Республикасы белән актив эшлибез. Кытай инвестицияләре ярдәме белән Башкортстан территориясендә бүген якынча 10 проект гамәлгә ашырыла. Бу яхшы күрсәткеч. 2016-17 елларда беренче предприятиеләрне эшкә кушарбыз дип уйлыйм. ШОСның барлык илләренә Чиләбе, Екатеринбург, Уфа, Казаннан һава рейслары җибәрергә кирәк. Бүген төбәкләр үзара тәҗрибә алмашуы өчен киңрәк мәйдан булдырырга кирәклеге турында әйтелде, — диде чыгышында Рөстәм Хәмитов.
Читайте нас: