+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
23 июнь 2015, 22:24

Икътисади форум хезмәттәшлекне киңәЙтә

Санкт-Петербургта үткән XIX Халыкара икътисади форумда Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Русиянең инновацион төбәкләре ассоциациясе әгъзалары җыелышында катнашты.

Ассоциация 2010 елда Томск шәһәрендә XIII инновацион форум барышында анда катнашучы төбәкләрнең нәтиҗәле инновацион үсешенә булышлык итү максатында булдырыла. Башта аның составына сигез төбәк керә. Арытаба аларга Русиянең тагын алты субъекты кушыла. Башкортстан берләшмә составына 2012 елда керде.
Җыелыш барышында ассоциациянең һәм аның комитетларының узган елдагы эшчәнлек йомгаклары, Русиянең Икътисади үсеш министрлыгы белән үзара бәйләнеш перспективалары тикшерелде. Шулай ук, Ассоциация советы һәм ревизия комиссиясе әгъзалары сайланды.
Республика Башлыгы ягулык-энергетика, агросәнәгать комплексы, финанс, машина төзү һәм икътисадның башка тармаклары компанияләре җитәкчеләре белән эшлекле очрашулар үткәрде.
Форум кысаларында Башкортстан Хөкүмәте һәм Русиянең технологик үсеш фонды хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Республика исеменнән документка Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Дмитрий Шаронов кул куйды.
Ул төбәкнең фәнни-техник эшләнмәләрен, республика сәнәгать предприятиеләрен финанслау күләмен арттыруны, югары технологияле продукция экспортына булышлык итүне, Башкортстанны комплекслы икътисади үстерү кысаларында иң яхшы технологияләр үсешен һәм импортны алмаштыруны күзаллый.
Шул ук көнне Дмитрий Шаронов Хөкүмәт исеменнән AVG Capital Partners инвестицияләр компаниясе белән килешү төзеде. Озайлы хезмәттәшлек Башкортстанда бөртеклеләрне тирәнтен эшкәртү комплексы булдыруга юнәлтелгән. Шулай ук, ул биотехнологик кластерның индустриаль паркы сәнәгать инфраструктурасын булдыру күзаллана.
Форум кысаларында Башкортстанның Үсеш корпорациясе төбәк Башлыгы Рөстәм Хәмитов катнашлыгында “Икс 5 Ритейл Групп” җәмгыяте белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды.
Ул инвестицион проектларны һәм законнар чыгару башлангычларын гамәлгә ашыруда озайлы һәм үзара файдалы хезмәттәшлекне күзаллый.
Читайте нас: