+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
27 июнь 2015, 21:47

Саммитларга җитди әзербез

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов “BRICS” журналына интервью бирде.Июль аенда Уфа берничә көн ШОС һәм БРИКСның башкаласы булачак һәм бу берләшмәләргә керүче дәүләтләр җитәкчеләренең саммитларын кабул итәчәк. Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов, мөмкинлектән файдаланып, чит ил инвесторларын җәлеп итәргә һәм үзенең region-to-region форматындагы халыкара хезмәттәшлек идеясен актульләштерергә ниятли.

–- Мәртәбәле саммитларны кабул итү –- зур дәрәҗә, һәм без әһәмиятле халыкара форумнарны югары дәрәҗәдә оештыру өчен барлык көчебезне салабыз, — диде Рөстәм Зәки улы. –- Чараны үткәрү урыны итеп ни өчен Уфа сайланды? Барысы да гади генә: мин шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать иттем һәм ил Президенты Владимир Путин, Башкортстан башкаласы чараның кунакчыл хуҗасы ролен тиешле дәрәҗәдә үтәячәк, дип, безнең башлангычны хуплады.
Әлбәттә, мөмкинлектән файдаланып, республиканың югары икътисади потенциалга ия, динамикалы үсештәге, ШОС һәм БРИКС илләре белән хезмәттәшлек итүгә ачык төбәк булуын күрсәтәчәкбез.
“Чараларда катнашу өчен 5 меңгә якын кунак киләчәк, шәһәр аларны кабул итәргә әзерме? Саммитларга әзерлек вакытында Уфада нинди яңа объектлар барлыкка килде?” — дигән сорауга Рөстәм Хәмитов: “Аэропортка модернизация үткәрү – иң мөһим мәсьәләләрнең берсе иде. Без аны хәл иттек, бүген заманча аэродром структурабыз бар. “Уфа” аэропортында яңа халыкара терминал төзедек. Ул барлык халыкара стандартларга җавап бирә. Саммитны үткәрү урыны булачак төп бина — Конгресс-холл реконструкцияләнде. Башкортстан опера һәм балет театры ремонтланды, анда яңа акустик концерт залы булдырылды. Нестеров исемендәге музей үзгәртеп корылды. Саммитларга әзерләнгән ике елда шәхси инвесторлар акчасына Уфада җиде кунакханә төзелеп, файдалануга тапшырылды”, дип җавап бирде.
Рөстәм Хәмитов сүзләренә караганда, саммитлардан соң бер генә бина да буш тормаячак. Быел көз Уфа Русия һәм Казахстан президентлары катнашлыгында “Русия – Казахстан” форумын кабул итәчәк.
Читайте нас: