+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
12 июль 2015, 00:08

“Башкортстанга рәхмәт белдерәм!”

Русия Президенты Владимир Путин дөньякүләм чараны оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде.ШОС һәм БРИКС саммитлары йомгаклары буенча Русия Президенты Владимир Путин матбугат конференциясе үткәрде.— Уфада үткән саммитлар иллә­ребезнең күпкырлы хезмәттәшлеге үсешендә мөһим вакыйга булды. Уфага Евразия, Көньяк Америка, Африка континентларыннан 15 дәүләт җи­тәкчесе килде. Бу илләрнең һәммәсенең үз үсеш юлы, икътисади үсеш моделе, бай тарихы һәм мәдәнияте бар. БРИКС һәм ШОС илләренең көче һәм мөмкинлеге дә күптөрлелектә. БРИКС илләре лидерлары хуплаган “Уфа декларациясе”ндә берләшү, халыкара статусны ныгыту, сәүдә һәм инве­сти­цияләрне үстерү үзәк урынны алып тора. БРИКСның Яңа банкын һәм валюта резервлары пулын оештыру буенча гамәли эш башланды. Аларның гомум капиталы — 200 миллиард доллар. БРИКС партнерлары белән ел ахырына кадәр инфра­структура, сәнә­гать һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендәге уртак проектлар исемлеге билгеләнгән махсус “юл картасын” әзерләргә сүз куештык, — диде Владимир Путин.

ШОСның 15 еллык тарихында беренче тапкыр оешманы киңәйтү турында карар кабул ителүнең әһәмиятен дә ассызыклады ул. Һиндстан белән Пакистанны оешмага кабул итү буенча эш башлау турында документларга кул куелган. Шулай итеп оешманың көч-куәте һәм икътисади, сәяси мөмкин­лекләре арта. Беларусьнең оешмадагы дәрәҗәсе күтәрелде, ул хәзер күзәтүче ил. Әрмәнстан, Әзербайҗан, Непал һәм Камбоджа — диалог буенча партнерлар.
Владимир Путин саммитларны оештыру дәрәҗәсен югары бәһаләде.
ШОС һәм БРИКС саммитларының югары дәрәҗәдә оештырылуында Башкортстан, Уфа җитәкчелегенең, шәһәр һәм республика халкының өлеше зур , — диде Президент. — Кунакчыллык күрсәткән, мөһим халыкара форумнарда катнашучыларга яхшы шартлар тудырган өчен һәммәсенә дә рәхмәт сүзләре җиткерәм.
Башкортстанда киләчәктә тагын нинди халыкара дәрәҗәдәге чаралар оештыру күздә тотыла?
— Биредә югары дәрәҗәдәге чаралар оештыру өчен барлык шартлар да тудырылган. Республика җитәкчелеге белән сөйләшкәндә бу хакта да уйлаячакбыз, төбәктә спорт һәм башка, шул исәптән сәяси чаралар үткәрү мөмкинлеген күз уңында тотачакбыз, — диде ил җитәкчесе.
Матбугат конференциясендә санкцияләр, Украинадагы хәл, Греция белән бәйләнешләр һәм башка мөһим мәсьәләләргә кагылышлы сорауларга җаваплар яңгырады.
Читайте нас: