+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
12 июль 2015, 00:04

Дөнья яхшырак яши башларга тиеш!

9 июльдә БРИКС саммиты Русия Федерациясе Президенты Владимир Путинның дәүләт башлыкларын сәламләү тантанасыннан башланды. — Мин коллегаларымны һәм дусларымны БРИКС дәүләтләре башлыкларының чираттагы очрашуында күрүемә шатмын. Бүген безгә уртак оешмабыз кысаларында бик күп мәсьәләләр карарга, аның абруен күтәрүгә юнәлтелгән мөһим карарлар кабул итәргә кирәк. Русия бу саммитларны үткәрүгә зур әһәмият бирә һәм без берлектәге эшебез эчтәлекле һәм нәтиҗәле булсын, илләребез икътисады үсешенә һәм гражданнарга файда китерсен өчен барысын да эшләргә тырыштык, — диде ил башлыгы.Чарада, шулай ук, Бразилия Президенты Дилма Роуссефф, Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди, Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин, Көньяк Африка Республикасы Президенты Джейкоб Зума да чыгыш ясады.

Читайте нас: