+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
12 июль 2015, 00:06

Уфа саммиты – ШОСны үстерүдә яңа этап

Анда халыкара оешманы киңәйтү буенча эш башланды.Саммитларның өченче көне — 10 июль тулысынча диярлек Шанхай хезмәттәшлек оешмасына багышланды. Бергә фотога төшкәннән соң, ШОС әгъзалары булган дәүләтләр башлыклары Советының башта — тар, аннары киңәйтелгән составта утырышлары үтте.

Киңәйтелгән утырышта ШОС әгъзалары булган алты дәүләт — Русия, Кытай, Казахстан, Кыргызстан, Таҗик­стан һәм Үзбәкстаннан тыш, күзәтүчеләр — Монголия, Һиндстан, Иран, Пакистан һәм Әфганстан башлыклары, шу­лай ук Төрекмәнстан баш­лыгы һәм биш халыкара оешма — Берләшкән Милләт­ләр Оеш­масы, Бәйсез Дәү­ләтләр Берлеге, Күмәк хәвефсезлек килешүе оешмасы (ОДКБ), Азиядә хезмәттәшлек һәм ышаныч чаралары киңәшмәсе (СВМДА) һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) вәкилләре, Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов катнашты.
Саммитта катнашучылар ШОСның 2014-15 еллардагы эшчәнлегенә йомгак ясады. Совет утырышы көн тәртибендә — оешманы арытаба үстерү мәсьәләләре, дөньяда аның ролен ныгыту, халыкара һәм төбәкләр дәрәҗәсендә көнүзәк проблемалар буенча коор­динацияне тирәнәйтү.
— Уфада үтүче саммит быел Русиянең Шанхай хезмәттәшлек оешмасында рәислек итүен тәмамлый. Ул барлык юнәлешләрдә эшчән­легебезне үстерүгә, оешманың потенциалын һәм абруен күтәрүгә юнәлтелде. 2014-15 елларда сиксәнгә якын уңышлы чара үтте, — диде Русия Президенты Владимир Путин. — Совет утырышына бик күп мөһим документлар әзерләнде. Бу, беренче чиратта — “Уфа декларациясе”. Әлеге доку­ментта төбәктәге һәм дөнь­ядагы хәлгә бәя бирү, Русиянең оешмага рәислек итүе һәм киләчәккә эшчәнлек юнәлеш­ләре чагылыш таба. “2025 елга кадәр ШОСны үстерү стратегиясе” раслауга әзерләнде. Анда алдагы дистә елга хезмәттәшлекнең анык бурычлары билгеләнгән. Без шулай ук чик буе мәсьәләләре, террорчылыкка каршы һәм нарк­о­тикларга бәйле хәвефсезлек буенча программага кул куячакбыз.
Владимир Путин сүзләренә караганда, Уфада үтүче саммит ШОСны үстерүнең яңа этабын ача: оешмага Һиндстан һәм Пакистанны кабул итү процедурасы башлана. Шул рәвешле дөньяның сәяси аренасында яңа “сигезле” барлыкка киләчәк. ШОСта диалог буенча партнер Беларусь күзәтүче статусын алды. Бу хакта Русия Президенты Владимир Путин Беларусь Президенты Александр Лукашенко белән очрашуда белдерде.
— Әлбәттә, Беларусь — безнең иң якын стратегик партнерыбыз. Без хәрбидән башлап гуманитар өлкәгә кадәр барлык юнәлешләрдә хезмәттәшлек итәбез, гражданнарыбыз мән­фәгатендә социаль мәсьәлә­ләрне хәл итәбез, корпоратив элемтәләрне үстерәбез, — диде Владимир Владимирович. — Сезне Шанхай хез­мәттәшлек оешмасында Бе­ларусьнең статусы күтәрелү белән котлыйм. Бу абруйлы халыкара оешманың дөньяда роле арта. Беларусьнең ШОС эшендә катнашуы ил өчен дә, оешма өчен дә файдалы булыр, дип ышанам.
Моннан тыш, Әзербайҗан, Әрмәнстан, Камбоджа һәм Непалның ШОСка диалог буенча партнер статусында кушылуын белдерде. Владимир Путин оешма белән безнең партнерларыбыз булган илләр кызыксынуын ассызыклады.
— ШОС составын киңәйт­кәндә, без, хезмәттәшлек, ара­лашу өчен формат никадәр күбрәк булса, шул кадәр ях­шырак, дигән фикердә. Һинд­стан һәм Пакистанны оешмага алган очракта, бу ике ил арасында каршылыкларны киме­тергә мөмкинлек туачак, — дип белдерде 9 июльдә Уфада үткән брифингта Русия чит ил эшләре министры Сергей Лавров. — Шанхай хезмәттәшлек оешмасының әлеге составында да каршылыклар булган илләр бар. ШОС бу каршылыкларны бетерергә ярдәм итә, катлаулы мәсьәләләрне хәл итү өчен мәйданчык булып тора. Көн тәртибендә — Иранның заявкасы, ләкин аны Берләшкән Милләтләр Оешма­сының Хәвефсезлек советы бу илдән санкцияләрне алгач кына канәгатьләндерергә мөмкин.
Русия Президенты Влади­мир Путин Әфганстандагы хәлнең көннән-көн начарлана баруына борчылу белдерде.
— Без ШОС кысаларында сәүдә-икътисади хезмәт­тәш­лекне киңәйтүгә зур игътибар бирәбез. Билгеле, бары тик бергәләп кенә дөнья икътисады һәм финанс өлкәсендәге кризис күренешләренә каршы тора, төрле чикләүләрне җиңеп чыга алачакбыз, — диде Владимир Путин.
Русия Президенты фике­ренчә, ШОСның гомум транспорт системасын булдыру, шул исәптән Транссебер һәм Байкал-Амур магистраленең транзит потенциалын файдала­нуның киләчәге зур. ШОСның энергетика клубы эшчәнлеген җан­ландырырга кирәк. Оеш­маның Эшлекле советы монда хәл­иткеч роль уйнарга тиеш. Финанс өлкәсендә хезмәттәш­лекне камилләштерү зарур, Русия ШОСның Үсеш банкы һәм Махсус исәбен булдыру эшендә актив катнаша. ШОСның Банкара берләшмәсе базасында халыкара финанс­лау үзәге булдыруның киләчәге зур.
— Шанхай хезмәттәшлек оешмасының Яшьләр советы ШОСка керүче дәүләтләрдә яшәүче яшьләр өчен халыкара туристик карта булдыру баш­лангычы белән чыкты. Бу проект яшьләргә үзара элем­тәләрне киңәйтергә мөмкинлек бирер, дип ышанам, — диде Владимир Путин. — ШОСның челтәр университеты проекты уңышлы эшли, ул Шанхай хезмәттәшлек оешмасының — 69, Беларусьнең 4 уку йортын берләштерә.
Русия Президенты Уфадагы саммитның Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләгән елда үткәрелүен ассызыклады. Мәскәүдә үткән бәйрәм тантаналарында катнашкан Шанхай хезмәттәшлек оешмасы әгъ­залары булган дәүләт баш­лыкларына рәхмәт белдерде.
— Дөнья җәмәгатьчелеге өчен катлаулы һәм җаваплы чорда Шанхай хезмәттәшлек оешмасы зур сынау үтә. Уфадагы саммит заман сынау­ларын җиңәргә ярдәм итәчәк мөһим чара булыр, дип ышанам, — диде Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев.
— Күркәм шәһәр Уфада үтүче саммитта катнашу куанычлы. Президент Владимир Путин, оешмага рәислек итүче Русия Шанхай хезмәттәшлек оешмасын ныгыту, күпкырлы хезмәттәшлекне үстерү буенча зур эш башкарды. Кытай моны югары бәяли, — дип ассызыклады Кытай Халык Респуб­ликасы Рәисе Си Цзиньпин.
Кыргызстан Республикасы Президенты Алмазбәк Атамбаев Русиянең саммитларга әзерләнгәндә зур эш башкаруын, “Уфа декларациясе”нең ШОСка керүче дәүләтләр арасындагы хезмәттәшлекне тирәнәйтергә ярдәм итәчәк мөһим документ булуын билгеләде.
Читайте нас: