Башкортстанның бу дәрәҗәдә югары кунакларны үз тарихында моңа кадәр беркайчан да кабул иткәне булмаса да, аңлашыла, дөньякүләм чараларның төп әһәмияте анда катнашучылар саны белән түгел, саммитлар барышында кабул ителгән мөһим карарлар һәм килешүләр белән бәһаләнә. Бу җәһәттән дә ШОС һәм БРИКС саммитлары вакыйгаларга гаять бай булды. Тәүдә БРИКС саммитының төп нәтиҗәләрен барлыйк.
Чара кысаларында ШОС һәм БРИКС илләре профсоюзлары форумы да үтте. Анда 18 ил профсоюзыннан 40 кеше катнашты. Форум эше тәмамланганнан соң БРИКС илләренең профсоюз берләшмәләре вәкилләре белән Русия Президенты Владимир Путин очрашты. Анда билгеләнүенчә, Русия башлангычы белән киләсе елның гыйнварында БРИКС илләре хезмәт һәм эш белән тәэмин итү министрларының Беренче конференциясе үтәчәк. Ул сыйфатлы эш урыннары булдыруга, социаль интеграция процессларын көйләүгә багышланачак.
Моңа кадәр исә БРИКСның Эшлекле Советы утырышында оешманың яңа үсеш банкын кору турында карар кабул ителде. Русиянең финанс министры Антон Силуанов аның Идарәчеләр советы рәисе итеп тәгаенләнде.
— Беренче чиратта, банк төп игътибарны аны оештырган илләрдә инфраструктураны үстерүгә юнәлтәчәк, – диде Антон Силуанов. — Банк акчасы Русия төбәкләренә, шулай ук Кырымга да җәлеп ителә алачак. Нәтиҗәле проектларга өстенлек биреләчәк. Атап әйткәндә, БРИКС банкына һәм эре инвесторларга югары тизлекле “Мәскәү –Казан” тимер юлы төзергә тәкъдим итәчәкбез. Гомумән, яңа банк капиталны кайтаруга ышанычлы нигез булып торучы күләмле инфраструктура проектлары белән кызыксыначак.
Банкны оештыруга зур көч салган Кытай Халык Республикасының финанс базарындагы хәлләр дә игътибар үзәгендә булачак.
Финанс форумында исә финанс институтларының төбәкләрнең алга китүенә, инновацияләр үсешенә һәм социаль тотрыклылыкка булышлык итүдәге роле, дөнья финанс системасының актуаль мәсьәләләре тикшерелде. Атап әйткәндә, дәүләт-шәхси партнерлык кысаларында эре инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру, инфраструктураның икътисад үсешендәге роле турында докладлар тыңланды.
БРИКС башлыклары саммит йомгаклары буенча мөһим документ — Уфа декларациясе кабул итте. Анда берләшмәнең үзара бәйләнеш мәсьәләләре буенча позициясе чагыла. Шулай ук, Уфада эш планына да кул куелды, анда 2016 елга БРИКС алдындагы күләмле бурычлар һәм арытабангы юнәлешләр чагылыш тапкан. Янә БРИКСның Икътисади партнерлык стратегиясе расланды.
Моннан тыш, Бразилия, Русия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасы башлыклары алдында мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек турында хөкүмәтара килешүгә, Яңа үсеш банкы белән хезмәттәшлек итү буенча ниятләр турында меморандумга, биш дәүләтнең Чит ил эшләре министрлыклары арасында БРИКСның бердәм сайтын төзү уңаеннан үзара аңлашу турында меморандумга кул куелды.
Шанхай хезмәттәшлек оешмасының 10 июльдә үткән киңәйтелгән утырышының көн тәртибенә исә ШОСны арытаба үстерү, дөньяда аның ролен ныгыту, халыкара һәм төбәкләр дәрәҗәсендә көнүзәк проблемалар буенча координацияне тирәнәйтү мәсьәләләре чыгарылды. Бу җәһәттән, Русия Президенты Владимир Путин белдерүенчә, Уфа саммиты, чын-чыннан, ШОСны үстерүнең яңа этабын ачты. Оешмага Һиндстан һәм Пакистанны кабул итү процедурасы башланды. Шул рәвешле дөньяның сәяси аренасында яңа “сигезле” барлыкка киләчәк. ШОСта диалог буенча партнер Беларусь Республикасы күзәтүче статусын алды. Бу хакта Русия Президенты Владимир Путин Башкортстанга халыкара чаралар эшендә катнашу өчен килгән Александр Лукашенко белән очрашу вакытында җиткерде. Моннан тыш, ил Башлыгы Әзербайҗан, Әрмәнстан, Камбоджа һәм Непалның ШОСка диалог буенча партнер статусында кушылуын белдерде.
Гомумән, Владимир Путин безнең партнерларыбыз булган илләрдә оешма белән кызыксыну артуын ассызыклады.
Саммит барышында бик күп җитди документларга, атап әйткәндә, “2025 елга кадәр ШОСны үстерү стратегиясенә”, “Уфа декларациясенә”, Җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан белдерүгә, “2016-18 елларга ШОС әгъзалары булган дәүләтләрдә террорчылык һәм экстремизмга каршы көрәш” программасына, шулай ук чик буе хезмәттәшлек һәм наркотикларга каршы көрәш турында килешүгә кул куелды. Янә дә бер документ – төбәктә сәүдә һәм инвестицион бәйләнешләрне дәртләндерүгә юнәлгән ШОСның үсеш банкын һәм ШОСның үсеш фондын булдыру буенча эшне дәвам итүне күзаллый. Шанхай хезмәттәшлек оешмасының Яшьләр Советы исә ШОС телевидениесе каналын оештырырга, яшь буын вәкиле картасын булдырырга тәкъдим итте. Гомумән, Яшьләр Советы үз алдына ШОС илләренең яшь лидерларын дуслаштыру, спорт һәм мәгариф, мәдәният өлкәләрендәге бәйләнешләрне ныгыту бурычы куя.
Йомгаклап нәрсә әйтергә? Уфада үткән ШОС һәм БРИКС саммитлары барышында дөньякүләм дәрәҗәдә мөһим әһәмияткә ия шулкадәр күп документлар кабул ителде ки, берьюлы аларның барысының да асылына төшенү дә авыр. Бер нәрсә хак: инде якын чорда без аларның чагылышын дөнья күләмендә партнер дәүләтләребез арасындагы мөнәсәбәттә, шул исәптән турыдан-туры үзебезнең тормыш-яшәешебездә дә күрә башлаячакбыз. Ә инде шушы кадәр мәртәбәле халыкара форумнарны, ил Президенты Владимир Путин һәм күпсанлы чит илләр кунаклары белдерүенчә, тел тидергесез дәрәҗәдә, югары әзерлек белән лаеклы кабул иткән Башкортстан һәм аның башкаласы Уфа инде бүген үк бөтен дөнья телендә. Бу җәһәттән, республика җитәкчелеге саммитларга бәйле инвестицион эшчәнлекне бермәбер җанландыру бурычы куйса, бу максатка да мотлак икеләтә, хәтта өчләтә ирешелер, шәт. Янә дә шул: мондый халыкара дәрәҗәдәге чаралар Башкортстан җирлегендә соңгысы булмаячак. Бу хакта Русия Президенты Владимир Путин Башкортстан җитәкчелегенә һәм халкына кунакчыллык һәм югары дәрәҗәдә әзерлек өчен рәхмәт белдереп, саммитлардан соң үткәрелгән матбугат конференциясендә җиткерде.
— Биредә югары дәрәҗәдәге чаралар оештыру өчен барлык шартлар да тудырылган. Республика җитәкчелеге белән сөйләшкәндә бу хакта да уйланачакбыз, төбәктә спорт һәм башка, шул исәптән сәяси чаралар үткәрү мөмкинлеген күз уңында тотачакбыз, — диде ил җитәкчесе.
Бер сүз белән, ШОС һәм БРИКС кына түгел, әлеге халыкара оешмаларның Уфада үткән саммитларына бәйле Башкортстан да яңа үсеш этабына чыга. Ә бу исә иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади һәм рухи-мәдәни өлкәләрдә бөтенләй башкача үсеш вәгъдәләгән кебек, безнең һәркайсыбыздан — иң югары җитәкчедән алып, гади хезмәткәргә кадәр — икеләтә, өчләтә тырышлык һәм нәтиҗәлелек тә таләп итә. Көтелгән нәтиҗә шул очракта гына булачак.
Николай Евдокимов, Идарә һәм дәүләт хезмәте мәсьәләләрен фәнни-тикшеренү үзәгенең бүлек начальнигы:
— Уфада үткән ШОС һәм БРИКС саммитлары Башкортстан үсеше өчен бик күп яңа мөмкинлекләр ача. Бу инвестицияләр артуны да, халыкара бәйләнешләр үсешен дә, республика имиджы формалашуны да күзаллый. Әзерлек чорында Уфада башкарылган колачлы эшләр хәзер республикага иң эре халыкара чараларны җәлеп итү мөмкинлеге бирә. Башкалада заманча кунакханәләр, иң югары таләпләргә җавап бирүче халыкара аэропорт, транспорт инфраструктурасы булу – икътисади яктан да, сәяси һәм мәдәни өлкәләрдә дә аның бәсен күтәрә.
Янә дә шул: ШОС һәм БРИКС дәүләтләре арасында Башкортстан төбәк белән төбәк партнерлыгын үстерү идеясен күтәреп чыкты. Бу да аңа мәртәбә өсти һәм халыкара бәйләнешләрне үстерүдә, һичшиксез, яңача сыйфат һәм күләм белән билгеләнәчәк.
Гомумән, саммитларның барлык үсеш механизмнарын бер үзәккә туплауда әһәмияте гаять зур булыр дип уйлыйм. Ахыр чиктә болар барысы инвестицияләр артуга, яңа эш урыннары ачылуга һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, халыкның тормыш сыйфаты яхшыруга хезмәт итәчәк.