+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
17 июль 2015, 01:03

Былтыргыга караганда...

Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов аграр җитештерүдәге системалы хаталардан арынып, авылны модернизацияләү бурычы куйды.Башкортстанның табигать шартлары авыл хуҗалыгы, бигрәк тә игенчелек һәм үсемлекчелек тармагын үстерү өчен тотрыклы түгел. Әледән-әле корылык кабатланып тора. Яңгырларның да вакытында яумавы басу хәзинәсен юкка чыгара, кирәгеннән артып китсә, җыеп өлгерә алмыйбыз. Анысы көзге соңгы культураларга кагыла. Кызганычка каршы, узган унъеллыкларда корылыкка бирешмәүче яңа сортлар һәм ХХI гасырда да табигать кырыслыгы белән исәпләшмичә эшләргә сәләтле техника аз. Әлбәттә, алар юк түгел. Сәбәбе — аграр хуҗалыкларның финанс мөмкинлекләре чикле булуда.

Шул ук вакытта, авыл хуҗалыгындагы эшләргә бәя биргәндә еш кына “былтыргыга караганда”, “узган ел белән чагыштырганда” дигән сүзләрне ешрак кабатларга күнектек. Гаҗәп бер күзәтү игътибарны җәлеп итә. Республиканың авыл хуҗалыгы үсешен өч дистә ел өйрәнеп баручы журналист буларак шуны әйтергә телим: ел саен диярлек хуҗалыкларда узган елга караганда күбрәк мал азыгы, продукция җитештерелә. Үсешне процентларда исәпләгәндә, безнең авыл хуҗалыгы АКШтан 50 елга калышмаска, бәлки, кимендә 25 елга алдарак барырга тиеш кебек. Әлбәттә, җитәкчелек җитди бурычлар куя. Вазыйфасын саклап калу өчен урындагы түрәләр ирешелгәннәрне ел саен “былтыргы белән чагыштырганда”гы белән үлчи. Совет чорында күрсәткечләрнең яхшы булуы орден-медаль алу өчен кирәк иде. Ә бүген ул халыкның яшәешен яхшырту, кешеләрне үзебезнең ризык белән тәэмин итү һәм аграр хуҗалыкның икътисадын ныгыту өчен кирәк. Башкортстанда власть алышынгач, аграр тармактагы өстәп язуларга чик куелды. Моны авыл җитәкчеләре дә хуплады. Югыйсә, басудагы, фермадагы чын хәлләрне белүче эшче халык алдында хуҗалык җитәкчеләре үзләре дә ояла кебек тоела иде.

Әлеге уйлардан арынып, проблеманың асылына игътибарны юнәлтик. Соңгы айларда республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов авыл хуҗалыгын яңа модельгә күчерү зарурлыгын сызык өстенә алды. Димәк, хәзер безгә күрсәткечләрне “былтыргы” белән чагыштырып түгел, ә алдагы 10-15 елга алдан фаразлап билгеләргә кирәк. Башкортстан Башлыгының бу фикерен аграр ведомство җитәкчеләре, авыл ни дәрәҗәдә кабул итәр? Агросәнәгатьчеләр республика Башлыгы куйган бурычларны үтәргә әзерме?

Башкортстан — илнең эре аграр төбәкләренең берсе. Республика соңгы елларга кадәр ит-сөт, йомырка һәм ашлык җитештерү буенча күрсәт­кечләрен яхшырта килде. Тик, га­дәттәгечә, аларның күбесе “былтыргы белән чагыштырганда” белән бәяләнде.
Ниһаять, республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Санкт-Петербургта узган ХIХ Халыкара икътисади форум кысаларында Русия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев белән очрашуда Башкортстанда авылны модернизацияләү буенча зур эш башлануын хәбәр итте. Рөстәм Зәки улы федераль министр белән әңгәмә барышында нәрсәне күз уңында тотты?
Читайте нас: