Июньдә “Башнефть” компаниясе дәүләткә кайтарылды. Акцияләрнең 25 проценты — Башкортстанныкы. Русиядә эре компаниянең акцияләр пакеты ил субъекты милкенә кайтарылу — бик сирәк күренеш. Безнең республика өчен бу — зур казаныш.
Ә иң мөһиме шунда — кешеләр акрынлап үзгәрә, иске стереотиплар онытыла. Ябык территория имиджыннан, республиканы яңгыраткан гаугалардан яңа чорга кереп барабыз. Нәрсәдер эшли алдык, тагын да күбрәк эшләргә кирәк. Мәсәлән, заманча эш урыннары күбрәк булсын иде. Акыллы, эшлекле яшьләребезнең читкә китүенә күңел рәнҗи.
Инвестицияләр
— Безнең алда бөтен дөньяга танылуны инвестицияләр һәм капиталга әйләндерү бурычы тора. Капиталга әйләндерү, димәк, инвесторлар игътибарын җәлеп итү, төбәкнең икътисади үсеше буенча эшне көчәйтү. БРИКСның Эшлекле советында эре финанс корпорацияләре катнашты. Алар безнең республика тәкъдимнәре белән кызыксынды.
Бүген без тәкъдимнәрнең бер өлешен гамәлгә ашыру өчен Кытайга зур бизнес-делегация әзерлибез. Анда нефть өлкәсендә эшләгән берничә дистә предприятие кергән консорциум юлланачак. Без аларның Кытай территориясендә эшләвен телибез. Шул ук вакытта ноябрьдә безгә Кытай бизнесменнары киләчәк. Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин — бик тирән акыллы кеше. Аның фикеренчә, Кытай бизнесы һәм сәяси даирәләре безнең республика белән эшләргә әзер. Мин бу дуслыкның киләчәген күрәм.
Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон белән җылы сөйләшү булды. Бу ил икътисады безнекеннән калышса да, үзара бәйләнешләрне ныгыту зарур. Безнең җиңел сәнәгать предприятиеләре өчен мамык, йон кирәк, ә анда алар бар.
Кыргызстан, Үзбәкстан белән дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытабыз. Һиндстан зур партнерыбыз булып тора. Ул безнең двигательләрне сатып ала. Бүген алар ягыннан ашлама, фармацевтика кушылмалары җитештерү предприятиеләре төзү турында тәкъдимнәр бар.
Кыскасы, БРИКС һәм ШОС эшлекле саммитында катнашучылар безнең белән эшләргә әзер.
Омск шәһәрендәге фаҗига
— Әйе, бүген кәеф шәп түгел. Биш асыл егетебез һәлак булды, өчесе госпитальдә ята. Хөкүмәт утырышында бу тема да күтәрелде. Хәрби комиссар, зур конкурс үткәреп, әлеге гаскәрләргә эләгергә теләүче ун егетнең берсен — иң сәламәтен, акыллысын, яхшысын сайлап алуы турында белдерде. Һәм менә алар юк.
Әлбәттә, без бу гаиләләргә ярдәм итәчәкбез. Салават районының Әлкә авылында үскән егетнең әнисе, ике кечкенә туганы калган. Әти-ләре 2013 елда үлгән. Белоретта яшәүче гаилә бердәнбер улларын югалткан. Әти-әниләре присягада булган. Шимбә шатланганнар, ә якшәмбе — кайгы. Бу гаиләләргә, анда тәрбияләнгән башка балаларга ярдәм күрсәтәчәкбез.
Шул ук вакытта армиядә яхшы үзгәрешләр дә бар. Мин Сергей Шойгу белән бергә эшләдем, аның таләпчәнлеге, җаваплылыгы турында беләм. Әлеге хәл тиешенчә анализланыр, армиядә тәртип урнаштырылыр дип ышанам.
Уфаның киләчәге
— Саммитлар алдыннан Уфада бик күп эш башкарылды, башкарылмаганнары аннан да күбрәк. Башкалада 1,5 мең чакрым юлның 10 проценты асфальтланмаган. Бу, нигездә, Уфага караган авыл юллары.
Бездә власть кереп тә карамаган, цивилизация барып җитмәгән “кара” почмаклар да бар. Баннерлар эленгән урыннар, нигездә, проблемалы участоклар. Барысын берьюлы тәртипкә китерергә акча юк. Саммитларга әзерләнгәндә 150-200 чакрым юл яңартылды. Ә аларның озынлыгы — 1,5 мең чакрым дидек. Ким дигәндә 150-200, ә бәлки 300 чакрым юл — чокыр-чакырлы. Бу Уфа гына.
Ә Стәрлетамак, Салават, Ишембай, Нефтекама, Октябрьский шәһәрләре? Анда яңа бистәләр төзелә, кешеләргә җир бирелә. Иң яхшы дигәндә электр энергиясе челтәре сузалар. Юллар, газ, су юк. Интегүләр башлана. Андый поселокларда уннарча мең йорт, аларның берсен төзекләндерү өчен якынча бер миллион сум акча кирәк.
Без Уфа халкын чисталыкка өйрәтәбез. Уфа минем үземә дә ошый. Элек автомобильнең арткы утыргычында йөрсәм, хәзер алга утырам, чөнки тәрәзәдән карап барырга яратам. Сокланам. Бу хозурлык гел булсын дип тырышырга кирәк.
Эш хаклары буенча бурыч
— Саммитлар башланганчы объектларны карап йөргәндә Кәрвансарай алдында берничә кеше җыелып торуын күрдем. Шул тарафта кунакханә төзегән өчен акча түләмиләр икән. Катнашырга туры килде. Шул ук көнне аванс алдылар. Саммитлар алдыннан алар белән тулысынча исәпләшергә тиешләр иде. Телефонымны калдырдым, исәпләшмәсәләр, шалтыратыгыз, дидем. Мондый очраклар тагын да булуы мөмкин. Алданган кешеләргә шуны әйтәсем килә: акча түләмиләр икән, хокук саклау органнарына түгел, миңа мөрәҗәгать итегез. Мин түләтү юлын табармын, чөнки кешегә хезмәт хакы түләмәү ул — җинаять. Кешеләрне алдарга юл куймаячакмын.
Чит ил матбугаты
— Мин инглиз телендәге матбугатны караштырам. Төрекнекеләрне аңлыйм. Саммитлар турында үзебезнең блоггерлардан да кискенрәк язучы булмады. Шул баннерлар турында нидер язылды. Кешегә мәдәниятлелек җитмәсә, ул фотоаппарат белән асфальттагы тишекләрне эзли башлый. Һәр нәрсәдә чама булырга тиеш. Әгәр дә сүз илең, якташларың турында бара икән, ваклыклардан өстен булырга тиешсең, дип исәплим.
Власть идеаль түгел, хаталар да була. Аның хаталары күз алдында. Власть — иң җиңел корбан. Кемдер күләгәдә кырын эшләрен эшли, ул күренми. Ә властьны бүген үк тәнкыйтьлә, макта, бөтен гаепләрне так. Бу шулай булачак та.
Шулай да мин властьның акрынлап яхшырачагына ышанам. Вакыт һәм кешеләр кирәк. Иске принциплардан баш тартырга: кешеләрне рәнҗетү, кимсетү, талаудан туктарга, ришвәтчелекне тамырыннан корытырга кирәк. Арытаба барысы да яхшы булыр дип уйлыйм.