+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
23 июль 2015, 22:09

Безнең көч – бердәмлектә

Уфада ШОС һәм БРИКСның беренче яшьләр форумы үтәчәк.26-29 июльдә яшь җәмәгать эшлеклеләре ШОС һәм БРИКС саммитлары нәтиҗәләре буенча фикер алышачак һәм уртак проектларның “юл картасы”н төзиячәк.

ШОС һәм БРИКС илләренең беренче яшьләр форумы Уфада үткән саммитларга багышлана. Анда Русия, Бразилия, Һиндстан, Кытайдан, Көньяк Африка Республикасыннан, Казахстаннан, Кыргызстаннан, Таҗикстаннан, Үзбәкстаннан яшьләр хәрәкәте лидерлары катнашачак.
— БРИКСта Русиянең рәислек итүеннән файдаланып, безгә мөмкин кадәр күбрәк уртак проектлар өстендә эшләргә кирәк. Форум кысаларында әлеге илләрнең бизнес, сәясәт, дипломатия, җәмәгать эшләре белән шөгыльләнүче актив яшьләрен җыячакбыз. Безнең алда аларга аралашу, тәҗрибә уртаклашу, үз эшчәнлекләре өлкәсендә бердәм хәрәкәт итү юлларын эзләү мөмкинлеге бирүче киңлек булдыру бурычы тора, — дип белдерде Русия Яшьләр берлеге рәисе Павел Красноруцкий.
Аның әйтүенчә, БРИКС һәм ШОС илләре яшь лидерларының уртак мәйданчыкта бергәләп эшләвен күзаллаган форум беренче тапкыр шундый зур форматта үтәчәк. Аның төп максатларының берсе: Русиядә барган социаль-икътисади, иҗтимагый-сәяси, фәнни һәм мәдәни үзгәрешләрне объектив күзаллауга булышлык итү, шулай ук, берлеккә кергән илләр яшьләренең иҗтимагый эшчәнлеге өлкәсендә гомум мәгълүмати киңлек булдыру.
Форум мәйданчыклары, кыскартып алынган BRIСS сүзенең баш хәрефләренә туры китереп, биш юнәлештә эшләячәк: В — бизнес (business), R — җаваплылык (responsible), I — инновацияләр (innovation), C — хезмәттәшлек (cooperation), S — фән (science).
Форумны ачу тантанасында республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Марат Мәһәдиевның, Русия Яшьләр берлеге рәисе Павел Красноруцкийның, Русия Иҗтимагый палатасы Секретаре урынбасары Сергей Орджоникидзеның, Иҗтимагый палатаның җәмәгатьчелек дипломатиясен үстерү һәм чит илләрдәге ватандашларга ярдәм буенча комиссия рәисе Елена Суторминаның, Русия Президентының эшкуарлар хокуклары буенча вәкиле Борис Титовның, Стратегик башлангычлар агентлыгының генеральный директоры Алексей Никитинның, Русия Чит ил эшләре министрлыгының тышкы сәясәтне планлаштыру департаменты директоры урынбасары Алексей Овчинниковның, БРИКСның тикшеренү буенча милли комитетының башкаручы директоры Георгий Толорайның катнашуы көтелә.
Форумны “Русия Яшьләр берлеге” гомумрусия иҗтимагый оешмасы, Башкортстан Хөкүмәте, БДБ, чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык һәм Русия Иҗтимагый палатасы оештыра.
Читайте нас: