Форумда фән, мәдәният, мәгариф, инновацияләр белән идарә итү өлкәләрендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре тикшерелү каралган. Яшьләр БРИКС һәм ШОС илләре арасында партнерлыкны стратегик үстерүгә юнәлтелгән программа һәм проектлар булдырачак, алар гамәлгә ашсын өчен форум ахырында резолюциягә кул куелачак. Бу хакта сүз пленар утырышта барды.
Русия яшьләр берлеге исеменнән Павел Красноруцкий ШОС мәйданында яшьләр туризмы өчен гадиләштерелгән виза режимы кертүне, 2017-18 елларда Һиндстан белән яшьләр алмашуны, шулай ук, БРИКС һәм ШОС илләренең көнүзәк хезмәттәшлек мәсьәләләрен хәл итү өчен Яшьләр эксперт үзәге булдыруны тәкъдим итте.
Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Лилия Гомәрова җыелучыларны сәламләп, Федерация Советы тәкъдимнәрен ишеттерде.
— Яшь парламентарийлар өчен аерым мәйданчык кирәк, алар анда аеруча мөһим закон проектларын тикшерәчәк һәм законнарны камилләштерәчәк, — диде Лилия Салават кызы. Шулай ук, ул оешмаларга керүче илләрнең субъектлары, төбәкләре һәм провинцияләре арасында бәйләнешләрне ныгыту, дәүләтләрнең гуманитар хезмәттәшлеге һәм миграция сәясәте проблемаларын хәл итү мәсьәләләренә дә тукталды.
БРИКС һәм ШОС илләренең беренче яшьләр форумы Уфада 26-29 июльдә уза. Чарада оешмалар илләреннән — Русия, Бразилия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасы, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Үзбәкстаннан 20-35 яшьләрдәге лидерлар катнаша. Форумны оештыручылар — “Русия Яшьләр берлеге”, Башкортстан Хөкүмәте, “Россотрудничество”, Русиянең Иҗтимагый палатасы.
Яшьләрнең үзара аралашуы, нигездә, инглиз телендә барды. Әмма кайбер кунаклар урысча да иркен сөйләште. Әйтик, Кытай кызы Йин Пай урыс телен Санкт-Петербург, Екатеринбург шәһәрләрендә өйрәнгән.
— Кытайдан дүрт кеше килдек, — ди ул. — Аэропорттан ук бик ачык йөзле волонтерлар каршы алды. Матур итеп фотога төштек. Башкортстанда мин беренче тапкыр. Бик ошады! Уфа зур киләчәкле шәһәр дип уйлыйм. Владимир Путин өч ел элек бик күркәм шәһәр — Уфа белән танышачагыбызны вәгъдә иткән иде, бу чынлап та шулай булып чыкты. Мин Кытайда коммуникацияләр банкының халыкара департаментында эшлим. Кытайның байтак зур предприятиеләре ШОС һәм БРИКС оешмаларына керүче илләр белән хезмәттәшлек итәргә әзер.
Йин Пайда Уфаның экологик хәле бик яхшы тәэсир калдырган. Уфтанып, Пекинны “смок-шәһәр” дип атады ул, туган җирендә табигать шартларына бәйле бик зур проблемалар булуын әйтте, “Тирә-як мохитне саклау буенча Башкортстан һәм Русия тәҗрибәсен беләсебез килә”, — диде.
Кыргызстаннан делегация форумга беренчеләрдән булып килгән. Кунакларны “Holiday Inn Ufa” кунакханәсенә урнаштырганнар. Кыргыз егете Азамат Абдурәсүлов Башкортстанда гына түгел, Русиядә беренче тапкыр икән. Иртә килеп җитешкәнгә, Уфаның күп кенә күренекле урыннары буенча экскурсиядә булып өлгергән.
— Табигать бик куандырды, — ди Азамат, тәрәзә аша болытлы урамга күз салып. — Бишкәктә эссе, кырык градус. Ә монда рәхәт, салкынча! Французлар, казахлар, үзбәкләр, кытайлылар, Көньяк Африка Республикасы кунаклары белән дуслашып-аралашып өлгердем.
Кичә БРИКС һәм ШОС илләренең яшьләр оешмалары кунакханәдә үзләре белән таныштырды, аннары халыкара гуманитар, мәдәни хезмәттәшлек, миграция темаларын яктырткан секция утырышы узды. Иртәгә секция эшләре дәвам итәчәк. Кичкә форумның ябылуы, резолюция кабул итү көтелә.