+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
28 июль 2015, 21:22

Уфа дөнья сәясәте үзәге булды

Саммитларга йомгак ясаганда...Башкортстанда үткән саммитлар бөтен дөнья игътибарын үзенә җәлеп итте. Мөһим яңалыклар үзәге буларак, Уфа бөтен континентларда да искә алынды. Күп илләрдә бу вакыйгалар тотрыклылыкны ныгытуга, икътисади кризистан чыгу юлын табуга өмет тудырды. Азия, Европа, Африка һәм Латин Америкасының күп кенә илләре вәкилләре өчен Русия белән хезмәттәшлек итү бүген зур әһәмияткә ия.

Аларның дөньякүләм әһәмияте

Иң мөһиме — Русия тигез­лек, хезмәттәшлек, гаделлек, халыклар һәм илләр хәвефсезлеге стратегиясен тормышка ашыруны дәвам итә. Уфадагы сөйләшүләр һәм килешүләр бер яки берничә илнең башкалары өстеннән хакимлегенә, үз ихтыярын көчләп тагуга, башка илләрнең эчке тормышына тыкшынуга юл куймаучы, тагын да гадел­рәк, күпьяклы дөнья төзү юлында мөһим адым булды. Халыкара позицияне ныгытуда каршылыкның активлашуы, Русияне көчсезләндерергә һәм юк итәргә маташу, дөнья геосәясәтендә АКШ һәм аның союзниклары монополиясен саклап калырга омтылу күзә­телгән соңгы елларда бу безнең ил мәнфәгатьләренә туры килә. ШОС һәм БРИКС саммитлары андый омты­лышларның нигезсез булуын тагын бер тапкыр күрсәтте.
Кем бүген, мәсәлән, АКШ җитәкчелегендә җиде илнең саммитын, алар тикшергән мәсьәләләр һәм кабул иткән карарлар турында хәтерли? Русия Президенты аларны юкка гына үзешчәннәр клубына тиңләмәде. Чыннан да, алар, беренче чиратта, Көнбатышның табыш алуга корылган тар карашлы мәнфәгатьләрен алга сөрә, башка илләр фикерен исәпкә алмыйча карар чыгара. Күп очракта башка оешмалар, хәтта Берләшкән Милләтләр Оешмасының Хәвефсезлек советы белән дә исәпләшми.
Шул ук вакытта без ШОС һәм БРИКС саммитларының бөтен дөнья иминлеге өчен эшләвен, хезмәттәшлек идеологиясен беркемгә дә көчләп такмавын күрәбез. Бу буш сүз генә түгел, ә гамәлдәге эшләр. Бу илләр вәкилләре дөнья­күләм каршылыкларны булдырмаска, аларны сәяси чаралар, үзара сөйләшүләр, халыклар арасында икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлекне үстерү юлы белән хәл итәргә омтыла.
Ике оешманың бер үк вакытта эшләве очрашуларның нәтиҗәлелеген арттыра. БРИКС — объектив оешма, анда әгъзалык, Устав, җитәкче структуралар каралмаган. Аннан аермалы буларак, ШОС — барлык оештыру атрибутлары булган Евразия төбәк хезмәт­тәшлек оешмасы. Берләшкән Милләтләр Оешмасының Хәвефсезлек советы әгъзалары һәм бик күп башка халыкара оешмаларда катнашучылар буларак, Русия һәм Кытай аларның һәркайсында система төзүче илләр булып санала. Аларның үзара хезмәттәшлек тәҗрибәсе дөньяның иң өметле ике оешмасының нигезе булырга мөмкинлек бирде. Бу уртак эшне күп тапкырга җиңеләйтә һәм көчәйтә.
Уфа саммитлары әлеге хәлләр торышын тулысынча раслады. Хезмәттәшлекнең мөһим, стратегик мәсьәләләре кабул ителде. Алар программа документларында, планнарда, проектларда чагылды. Бу оешмаларның абруе һәм җәлеп итүчәнлеге көннән-көн үсә, алар АКШның һәм аңа буйсынучы дәүләтләрнең Русияне уратып алу һәм изоляцияләү уен юкка чыгара.
Планетаның яртысын диярлек тәшкил итүче, Эчке тулай продуктның 30 процентка якынын җитештерүче илләр Русия белән берлектә күп кенә җитди халыкара проблемалар буенча фикер алышты, арытаба бергә хәрәкәт итү юлларын билгеләде. БРИКС илләре хезмәттәшлеген ки­ңәйтергә һәм тирәнәйтергә булышлык итүче 8 мөһим документ, Декларация кабул ителде. Хезмәттәшлекнең яңа структуралары барлыкка килә: БРИКС Банкы анда катнашучы илләрнең иң мөһим проектларын финанслаячак, Валюта резервлары пулы кризис янаганда таләп ителүче ярдәмне күрсәтәчәк. Киләчәктә Энергетика берлеге төзү, бу өлкәдә тикшеренүләр, навигация системасын, инфраструктураны — транспортны, югары тизлектәге магистральләр, мәгълүмати технологияләрне үстерү карала. Үзара исәп-хисап ясаганда, икътисади хезмәттәшлекне үстерүдә милли валюталарның әһәмияте арта. Киләчәктә БРИКС илләре ирекле сәүдә зонасын төзи алачак.
Читайте нас: