+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
6 август 2015, 21:57

Башкортстан — беренче урында

Дәүләт җыелышы-Корылтай Русия Дәүләт думасы кабул иткән закон проектлары буенча Идел буе федераль округы субъектларының законнар чыгару органнары рейтингында беренче урынны били. Тәкъдим ителгән закон проектлары буенча республика парламенты, Самара Губерна думасыннан калышып, икенче урынга лаек булды. Мондый мәгълүмат Дәүләт думасының Законнар чыгару эшчәнлеген тәэмин итү буенча автоматлаштырылган системасыннан алынды. Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев республика законнар чыгару органының федераль дәрәҗәдә абруе артуын билгеләде.

— Безнең законнар чыгару башлангычларының федераль коллегалар тарафыннан актив хуплануы Дәүләт думасы комитетлары белән үзара бәйләнешне ныгытуга, шулай ук, республика башкарма власть органнары ярдәменә бәйле, — диде Константин Толкачев. — Законнар чыгару башлангычларының төп максаты — законнардагы төгәлсезлекләрне бетерү. Урыннарда кайбер хокукый нормаларның камилләшеп җитмәве сер түгел, шуңа күрә безнең файдалы һәм популяр тәкъдимнәр хуплану таба. Шул ук вакытта, көнүзәк булуга карамастан, күп кенә башлангычларыбыз закон статусына ия булмый. Төп сәбәп — бюджетта аларны гамәлгә ашыруга акча каралмавы. Шуны билгелисе килә, закон проектларының күп өлеше әле Дәүләт думасында тикшерүдә, федераль депутатлар аларны хуплар дип ышанабыз.
Читайте нас: