+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
16 август 2015, 00:12

Киләчәк — алдынгы технологияләрдә

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Уфадагы берничә мөһим учреждение эше белән танышты.13 августта Башкортстан Башлыгы “Башкирэнерго”ның челтәрләргә идарә итү үзәгендә һәм Нефть-химия эшкәртү институтында, шулай ук өлкәннәр һәм инвалидлар өчен тәгаенләнгән интернатта булды.

Рөстәм Хәмитов иң тәүдә Башкортстан электр челтәрләре компаниясе составына керүче “Башкирэнерго” җәмгыяте белән танышты. Заманча яңа энергия объекты Русия өчен уникаль булган Smart Grid югары технологияле интеллектуаль челтәрләр булдыру компаниясенең сынау проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән. Челтәрләргә идарә итү үзәге — Уфаның электр челтәрләре эшчәнлеген координацияли һәм аларга идарә итә. Үзәкне файдалануга тапшыру шәһәрнең 8 диспетчерлык пунктын бер урында тупларга, челтәр комплексының ышанычлылыгын һәм аны сакчыл тотынуны тәэмин итәргә ярдәм итә.
Җәмгыятьнең генеральный директоры Андрей Макаров белдерүенчә, электр челтәрләрендәге өзеклекләрне ачыклау өчен элек 2-3 сәгать вакыт таләп ителгән, хәзер исә бозылган кабельне монитор экранында күрергә мөмкин. Гамәлдәге вакыт режимында датчиклар мәгълүматны шундук үзәккә җибәрә. Программа-аналитика комплексы тиз арада өзеклекне бетерү буенча эш тәртибе тәкъдим итә һәм диспетчер карар кабул иткәч, бозылган кабель участогын билгели, арытаба кулланучыларга йөкләнешне альтернатив схема буенча тапшыра башлый. Бу процесс берничә минутны ала.
Читайте нас: