+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
22 август 2015, 23:00

Урындагы үзидарәнең киләчәген билгеләүче чара бу!

Федоровка районы Советы секретаре Винир Халитов белән әңгәмә.13 сентябрь – Бердәм тавыш бирү көненә өч атна вакыт калды. Мәгълүм булуынча, бу көнне республиканың 53 районында авыл Советларына депутатлар сайланачак. Моннан тыш, бермандатлы 15нче Күмертау һәм 50нче Туймазы сайлау округлары буенча – Дәүләт җыелышы-Корылтайга, 2нче Уфа (Калинин районы) сайлау округы буенча – шәһәр Советына, шулай ук Әбҗәлил, Мишкә, Стәрлетамак районы һәм Учалы шәһәр биләмәсе Советларына өстәмә сайлаулар – җәмгысы 784 сайлау кампаниясе үтәчәк.Бу җәһәттән Федоровка районында урындагы үзидарә үсешендә мөһим әһәмияткә ия әлеге сайлауларны нинди әзерлек белән каршы алалар? Шушы һәм башка сораулар белән Федоровка районы Советы секретаре Винир Мөнир улы Халитовка мөрәҗәгать иттек.

– Винир Мөнирович, 13 сен­тябрьдә Федоровка районында ничә авыл биләмәсендә сайлаулар үтәчәк һәм күпме депутат мандаты тулыландырылачак?

– Бердәм тавыш бирү көнендә районның 14 авыл биләмәсендә урындагы үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайланачак. Җәмгысы 119 депутат урынына 252 кандидат дәгъва итә. Аларның күпчелеге “Бердәм Русия”, КПРФ, “Гадел Русия” һәм ЛДПР партияләреннән тәкъдим ителгән. Үз-үзен күрсәтүчеләр дә аз түгел. Янә дә шул: кандидат­ларның 20се – 30 яшькә кадәрге яшь­ләр. Ягъни соңгы чорда районда күзгә күренеп яшьләрнең урындагы үзидарәгә кызыксынуы, аның эшендә катнашу теләге артуы күзәтелә. Бу, әлбәттә, сөенечле күренеш.

– Район урындагы сайлауларны нинди әзерлек белән каршы ала? Бу җәһәттән әлеге вакытта нинди эш алып барыла?

– Урындагы үзидарәнең вәкиллекле органнарына сайлауларны әзерләү һәм үткәрүнең төп чаралары турында календарь план кабул ителде. Бөтен эшләр дә тәгаен шул документ кысаларында алып барыла. Атап әйткәндә, 36 сайлау участогы эшлиячәк. Әлеге вакытта участок сайлау комиссия­ләренең составы оештырылды. Ко­миссияләр составына резервны яңарту, сайлаучылар исемлекләренә ачыклык кертү буенча күләмле эш башкарылды. Бүгенге көндә шулай ук торак пункт­ларда һәм хезмәт коллективларында кандидатларның сайлаучылар белән очрашулары үтә. Бер сүз белән, район­да Бердәм тавыш бирү көненә әзерлек тулы куәттә һәм тәгаен закон кысаларында бара.

– Винир Мөнирович, озак еллар дәвамында район Советы секретаре, ягъни урындагы депутатлар корпусы эшчәнлеген көйләүче вазыйфалы кеше буларак, әлеге сайлауларга нинди өметләр баглыйсыз? Урындагы үзидарә үсешендә әлеге мөһим сәяси чара нинди нәтиҗә белән билгеләнергә тиеш, дигән фи­кердәсез?

– Күптән түгел республиканың иҗтимагый-сәяси гәзитләренә әңгә­мәсендә Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев урындагы сайлауларның мөһим әһәмиятен ассызыклап, болай дип белдерде: “Урындагы үзидарә органнарының вәкаләтләре һәм торак пунктлардагы проблемаларны хәл итү мөмкинлекләре киң. Шуңа күрә һәр сайлаучы нәкъ ул яшәгән муниципаль берәмлектә үзе өчен мөһим булган сайлаулар үтәчәген аңларга тиеш. Якындагы дүрт елда урындагы көнүзәк мәсьәләләрнең хәл ителү-ителмәве кемне депутат итеп сайлауга бәйле”, – диде ул атап әйткәндә. Бу җәһәттән, һичшиксез, Федоровка районында да 13 сентябрьдә үтәчәк сайлауларда урындагы үзидарә эшчәнлеген әйдәп барырлык, халыкны борчыган мәсьәләләрне нәтиҗәле хәл итәрлек көчле, сәләтле, эшлекле депутатлар корпусы тупланыр дигән ышаныч баглыйбыз. Урындагы җитәкчелек тә, район халкы да сайлаулардан шуны көтә. Ә бу инде тәү чиратта үзебезгә, ягъни район халкының сайлауларда активлык күрсәтеп, эшлекле, анык эш-гамәлләре белән танылган кандидатлар өчен тавыш бирүенә бәйле. Һәм федоровкалылар әлеге мөһим эштә һәрвакыттагыча сынатмас дип ышанам. Гомумән, әлеге сайлаулар республикада урындагы үзидарә үсешендә яңа этап, аны яңача сыйфат дәрәҗәсенә күтәрүдә мөһим чара булыр, дигән фикердәмен.

– Әңгәмә өчен рәхмәт! Җаваплы эшегездә уңышлар юлдаш булсын.
Читайте нас: