+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
1 сентябрь 2015, 14:48

Ирәмәлгә күтәрелделәр

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев башлангычы белән Уфа һәм Баймак шәһәрләреннән 40 инвалид Ирәмәл тавына күтәрелде. Чара “Бердәм Русия”нең “Уңайлы мохит” федераль партия проекты кысаларында оештырылды.

Русия флагы көнен бәйрәм итү уңаеннан оештырылган өч көнлек поход Ирәмәл тау итәгендә урнашкан ял базасында үтүче “Тарих” хәрби-патриотик форумыннан башланды. Физик мөмкинлекләре чикле, әмма яшәү дәрте ташып торган кешеләр, милли һәм 1812 елгы Ватан сугышы чоры хәрби киемнәрен киеп, үз иҗади мөмкинлекләрен күрсәтте, тормышы турында сөйләде, тәэссоратлары белән уртаклашты.
— Август башында Константин Толкачев безнең башлангыч оешма әгъзаларына партия билетлары тапшырды. Шул вакытта без аңа Ирәмәл тавына менү теләген белдереп мөрәҗәгать иттек. Күбебез Ирәмәлгә беренче тапкыр килде, үзебез генә моңа ирешә алмас идек. Үтенечебезне тормышка ашырырга ярдәм иткән өчен без бик шатбыз, — диде Бөтенрусия инвалидлар җәмгыятенең Уфа шәһәре Калинин районының иҗтимагый оешмасы рәисе Ришат Аллагуҗин.
Билгеле сәбәпләр аркасында Ирәмәлгә барысы да күтәрелә алмады, әмма табиблар рөхсәт биргән 18 кеше үз ихтыяр көчен сынау мөмкинлегенә иреште. 14 чакрымга якын сузылган катлаулы сукмакны култык таягына таянып үтеп, Артем Сахно зур батырлык һәм чыдамлык күрсәтте.
Тау түбәсенә менеп җиткән төркем диңгез тигезлегеннән 1582 метр биелектә Русия, Башкортстан һәм “Возрождение” башлангыч бүлекчәсе әләмнәрен кадады. Алар юлны 12 сәгатькә якын вакытта үтте.
Читайте нас: