+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
8 сентябрь 2015, 23:13

Мөһим кампаниягә җитди әзерләндек

Сүз — Бакалы районының территориаль сайлау комиссиясе рәисе Николай Павловка.“Сайлауларга әзерлек кысаларында ниләр эшләнде?” дигән сорау белән без Бакалы районының территориаль сайлау комиссиясе рәисе Николай Павловка мөрәҗәгать иттек.

— Бердәм тавыш бирү көнендә 17 авыл Советына депутатлар сайланачак. Район буенча барлыгы 55 сайлау участогы, 368 участок сайлау комиссиясе әгъзасы эшләячәк. 139 депутат мандатына барлыгы 230 кандидат дәгъва итәчәк.
Бердәм тавыш бирү көненә без һәрвакыттагыча җитди әзерлек белән киләбез. Планга ярашлы рәвештә, 19-27 августта барлык авыл биләмәләрендә дә участок сайлау комиссиясе рәисләре, секретарьләре һәм әгъзалары катнашлагында семинар-укулар үтте. Анда сайлау турындагы законга кертелгән үзгәрешләр турында сүз барды, сайлауларны үткәрү үзенчәлекләре буенча методик белешмә һәм киңәшләр бирелде. Шулай ук участок сайлау комиссиясендә быел беренче генә тапкыр эшләүчеләр үзләрен кызыксындырган бик күп сорауларга җаваплар алды.
Моннан тыш, 2 сентябрьдә район мәдәният йортында барлык участок сайлау комиссиясе әгъзалары, район эчке эшләр, гадәттән тыш хәлләр бүлек­ләре хезмәткәрләре катнашлыгында янә бер семинар уздырылды. Бу көнне участок сайлау комиссиясе әгъзаларына сайлаучылар исемлеге таратып бирелде, алдагы ун көн дәвамында сайлаучылар арасында актив рәвештә агитация эшен алып бару бурычы йөкләтелде.
13 сентябрьдә үтәчәк Бердәм тавыш бирү көненең үзенчәлеге шул, участок сайлау комиссияләре 2 сентябрьдән үк эшли башлады. Бу — 2 сентябрьдән 12 сентябрьгә кадәр алдан сайлап — тавышыңны теге яки бу кандидат өчен биреп булсын өчен эшләнде. Форсаттан файдаланып, мин барлык бакалылыларны да сайлауларда актив катнашырга, Бердәм тавыш бирү көнендә төрле сәбәп белән өйдә булмаячак сайлаучыларны исә алдан тавыш бирергә чакырам.
Читайте нас: