+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
9 сентябрь 2015, 21:43

Кытай белән бәйләнешләр ныгый

Башкортстанга Кытайның Цзянси провинциясе парламенты делегациясе килде. Аның составына алты кеше — провинциянең Халык вәкилләре Җыелышы парламентарийлары һәм хезмәткәрләре керә. Делегацияне парламент Секретариаты җитәкчесе Вэй Мин җитәкли.

Сәфәрнең максаты — Цзянси белән Башкортстан арасында дустанә мөнәсәбәтләрне тирәнәйтү, төбәкләр хезмәттәшлеге өлкәсен киңәйтү, парламентара бәйләнешләрне ныгыту.

7 сентябрьдә Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары Кытай парламенты делегациясе белән очрашты. Аларны сәламләп, парламент Рәисе Константин Толкачев, бу очрашу дөньяның әйдәүче ике иле төбәкләре арасында мөнәсәбәтләрне арытаба үстерү өчен мөһим адым булачагын билгеләде.


— Кытай — Русиянең стратегик партнеры һәм без мөнәсәбәтләрне үстерү ягында. Бу очрашу нәтиҗәле булыр, үзара файдалы бәйләнешләрне ныгыту һәм үстерүнең яңа юлларын табарга ярдәм итәр, дип ышанам. Башкортстан, аның кешеләре турында күп мәгълүмат алып кайтырсыз, дигән өметтәмен, — диде Константин Толкачев.

Кытай парламентлары делегациясе җитәкчесе коллегаларына кунакчыллык өчен рәхмәт сүзләре җиткерде һәм әлеге сәфәрнең Башкортстан белән Цзянси провинциясе арасында күпьяклы бәйләнешләрне үстерүгә булышлык итәчәгенә ышаныч белдерде. Ул Цзянси провинциясе парламенты турында сөйләде һәм коллегаларын Кытайга чакырды.

Башкортстан белән Цзянси провинциясе арасында бәйләнешләр 2013 елның маенда, республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Идел буе федераль округы делегациясе составында Кытай халык республикасында булганнан соң башланды. Сәфәр барышында Янцзы елгасының югары, урта агымы янында урнашкан төбәкләр белән округ төбәкләре арасында хезмәттәшлек турында Протоколга кул куелды. 2014 елның 20 маенда, Шанхай шәһәрендә Башкортстан Хөкүмәте белән Цзянси провинциясенең Халык Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлек итү турында Килешү төзелгәч, төбәкләр арасында үзара файдалы бәйләнешләр өчен ныклы нигез барлыкка килде.

Ике ел эчендә хезмәттәшлекне киңәйтү максатында Башкортстанга Цзянсиның Урман хуҗалыгы департаменты һәм Чит ил эшләре канцеляриясе, Бакыр корпорациясе делегацияләре килде. Былтыр ноябрьдә шушы провинциядә “Башкортстан бизнесы көннәре” узды, аның барышында республиканың рәсми вәкилләре, шул исәптән депутатлар провинция җитәкчелеге белән очрашты.
Читайте нас: