Республика парламенты Рәисе 11нче баскычка 28 позицияне үтеп күтәрелгән. Киңкүләм мәгълүмат чаралары Константин Толкачев катнашлыгында үткән 153 вакыйга турында хәбәр иткән, аның медиаиндексы — 393,03.
Рейтингның иң югары баскычында Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин һәм Севастопольдән Алексей Чалый.
Медиарейтингны төзү чорында анда Русия субъектларының гамәлдәге закон чыгару органнары башлыклары кергән. Ул “Медиалогия” системасының 26500 тирәсе чыганакны (телевидение, радио, гәзит-журналлар, мәгълүмат агентлыклары, интернет басмалары) үз эченә алган киңкүләм мәгълүмат чаралары базасы нигезендә төзелгән.