+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
10 сентябрь 2015, 21:10

Онлайн-кабул итү оештырыла

Бүген Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Илдар Габитов видеоэлемтә аша гражданнарны кабул итәчәк. Белорет районы гражданнары белән оештырылачак кабул итү сеансы Интернет аша онлайн-режимда Skype программасы ярдәмендә үтәчәк.

— Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларының видеоэлемтә аша халыкны кабул итүе беренче тапкыр оештырыла, — диде парламент Рәисе Константин Толкачев. — 15 сентябрьдә депутат Николай Самойленко Нефтекама шәһәрендә яшәүчеләр белән шундый ук режимда кабул итү үткәрәчәк. Бу — әлегә сынау проекты. Аның нәтиҗәләре буенча мондый эшне дәвам итү кирәклеге турында карар кабул итәчәкбез. Сайлаучылар белән яңа форматта эшләү гражданнарны кабул итү өчен депутатлар үз сайлау округларына барып йөрмәячәк дигәнне аңлатмый. Андый аралашу элеккечә үз көчендә калачак. Халыкны читтән торып кабул итү гражданнарның көнүзәк мәсьәләләрне хәл итү, парламентарийлар ярдәмендә консультация алу мөмкинлеген киңәйтә. Заманча мәгълүмат-коммуникация чаралары ярдәмендә интернет-кабул итүләр вакытны янга калдыра, шулай ук, физик мөмкинлекләре чикле һәм төпкел районнарда яшәүче гражданнар өчен уңайлыклар тудыра.

Әйткәндәй, язгы сессия чорында парламент комитетлары гражданнарның һәм оешмаларның 4328 мөрәҗәгатен тикшергән. Дәүләт җыелышы-Корылтайга килгән язма мөрәҗәгатьләр саны, көзге сессия белән чагыштырганда, 1,5 меңгә арткан. Шулай ук, узган сессия чорында депутатлар 3200 гражданны кабул иткән. Бу узган елның көзге чорына карата өчтән бергә артык.

Билгеле булуынча, Дәүләт җыелышы-Корылтайда депутатлар эшенең ачыклыгын һәм аныклыгын тәэмин итүгә юнәлтелгән “Электрон парламент” системасы эшли. Проект гамәлгә кертелә башлау дәрәҗәсендә: рәсми сайтта барлык кабул ителгән закон проектлары буенча тавыш бирүләр, депутатларның кереме турында мәгълүмат урнаштырылган, кабул ителәсе закон проектларының текст­лары һәм аларга теркәлгән документлар, Дәүләт җыелышы-Корылтай йорты буенча видеоэкскурсия кертелә, пленар утырышлардан туры тапшырулар алып барыла.
Читайте нас: