+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
23 сентябрь 2015, 21:42

Парламентара бәйләнешләр үсештә

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев парламентара бәйләнешләр үсешенә, шулай ук, тиздән Башкортстанга киләчәк Кырым Республикасы Дәүләт Советы һәм Чечня Республикасы Парламенты делегацияләренең эш сәфәрләренә карата үз фикерен белдерде:

— Кризис шартларында төбәкләр арасында элемтәне үстерү дәүләт сәясәтенең мөһим юнәлешләренең берсе булып тора. Шуңа күрә иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең төрле өлкәләренә кагылышлы законнар кабул итү һәм аларның үтәлешен анализлау көнүзәк әһәмияткә ия. Беренче чиратта — бу чит ил товарларын үзебездә җитештерелгәне белән алмаштыру процессын хокукый тәэмин итү. Шулай ук, мәдәният, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр өлкәсендә законнар һәм аларның үтәлеше зур кызыксыну тудыра.

Дәүләт җыелышы-Корылтай Русиянең һәм чит ил субъектлары партламентлары белән актив элемтә булдырган. 8-10 октябрьдә республика парламентына Владимир Константинов җитәкчелегендә Кырым Республикасы Дәүләт Советы делегациясенең килүе көтелә. Декабрьдә Чечня Республикасы парламентарийлары киләчәк. Очрашулар кысаларында законнар чыгару өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүләргә кул кую планлаштырыла. Аларның текстлары депутатлар тарафыннан хупланган. Шулай ук, Кытайның Цзянси провинциясе делегациясенең эш сәфәре йомгаклары буенча бу төбәк парламенты белән килешү әзерләнә.

Законнар чыгару эшчәнлеген камилләштерү, кабул ителүче законнарның сыйфатын яхшырту, шулай ук, парламент тарафыннан аларның үтәлешен тикшерү хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре булачак. Туры элемтә булдыру парламентара бәйләнешләрне үстерүгә һәм аларның эш сыйфатын яхшыртуга булышлык итәчәк.

Белешмә

Дәүләт җыелышы-Корылтай Русия Федераль Җыелышы, Русиянең күп кенә субъектларының закон чыгаручы дәүләт власте органнары белән парламентара бәйләнешләрне уңышлы үстерә. Бүген Русия субъектларының 27 парламенты белән хезмәттәшлек турында килешүләр төзелгән.
Читайте нас: