+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
26 сентябрь 2015, 12:12

Беребез өчен беребез кирәк

Русия-Кыргызстан төбәкләре конференциясендә аерым игътибар ике ил субъектлары арасында туры бәйләнешләр урнаштыру мәсьәләсенә юнәлтелде.Хәбәр итүебезчә, 21-22 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов эш сәфәре белән Кыргызстан Республикасында булды. Тәүге көнне Башкортстан җитәкчесе Кыргызстан Президенты Алмазбәк Атамбаев белән очрашты. Аның барышында Башкортстан һәм Кыргызстан төбәкләре арасында икътисади, мәдәни һәм белем бирү өлкәләрендә хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре тикшерелде.22 сентябрьдә исә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов “Евразия икътисади берлеге. Төбәкара хезмәттәшлектә яңа юнәлешләр” IV Русия-Кыргызстан төбәкара конференциясе эшендә катнашты һәм чыгыш ясады.

— Евразия икътисади берлеге, Шанхай хез­мәттәшлек оешмасы кысаларында интег­рацияләнү төбәкара икътисади партнерлыкны нәтиҗәле үстерү, эшлекле бәйләнешләрне ныгытуның яңа юлларын эзләү һәм табу мөмкинлеге бирә. Башкортстан башлангычы һәм Русия Президенты фатыйхасы белән 21-23 октябрьдә Уфада үтәчәк ШОС һәм БРИКС илләренең беренче төбәкара форумы да, бу җәһәттән бик күп мөһим карарлар, анык эшләр белән билгеләнер, дип ышанам. Ул төбәкара дәрәҗәдә кече һәм урта бизнесның хез­мәттәшлеге мәсьәләләренә багышланачак. Әлеге мәртәбәле форумга Кыргызстан Респуб­ликасының власть органнары вәкилләрен һәм малтабарларын да ихлас чакырып калам, — диде чыгышында Рөстәм Хәмитов.
Читайте нас: