+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
26 сентябрь 2015, 12:09

Парламентта эшче төркем оештырылды

Банкротлыкка каршы көрәш кысаларында предприятиеләрнең түли алу сәләтен тергезүнең нигезлелеген мәгълүмати-аналитик күзәтү өчен Дәүләт җыелышы-Корылтай эшче төркем булдырды.

Эшче төркем гомум керем күләмен, республика бюджетына салым һәм салымнан тыш керемнәрне, дәүләт һәм муниципаль унитар предприятиеләрнең, устав капиталында дәүләт яки муниципаль берәмлекләр өлеше булган җәмгыятьләрнең, шулай ук, республика өчен социаль һәм икътисади әһәмияте зур булган оешмаларның түли алу сәләтен үстерүгә юнәлтелгән чараларны гамәлгә ашыру максатында төзелде. Аны Дәүләт җыелышы-Корылтайның Бюджет, салымнар, инвестиция сәнәгате һәм территорияләрне үстерү буенча комитеты рәисе урынбасары Михаил Бугера җитәкләячәк.

— Бүген Русиядә һәм республикада бу өлкәдә катлаулы хәл күзәтелә: конкурс һәм арбитраж идарәчеләренең эше рейдерлар эшенә охшаш була бара, — ди Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. — Без конкурс һәм арбитраж идарәләренең эшчәнлек чикләрен, аларның эше нәтиҗәсендә ничә предприятие тергезелгән булуын билгеләргә телибез. Авыл хуҗалыгы яисә сәнәгать предприятиеләренең объектив яки субъектив сәбәпләр аркасында шушы идарәчеләр мәнфәгатендә эшләвенә юл куярга ярамый. Теге яки бу компаниягә карата чыгарылган карарның анда эшләүче кешеләрнең язмышына кагылуын аңлау мөһим. Моннан тыш, сүз күпчелек очракта дәүләт карамагында булган зур күләмле милек турында бара. Без аларның шикле юллар белән чит кулларга күчү очракларын кисәтергә тиеш. Бу хәлне тиешенчә тикшереп һәм өйрәнеп, әлеге мәсьәләләрне җайга салу, тиешле законнарга үзгәрешләр кертү зарур.
Читайте нас: