Атап әйткәндә, 21-22 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Кыргызстан Республикасында булды. Анда ул Кыргызстан Президенты Алмазбәк Атамбаев белән очрашты, IV Русия-Кыргызстан төбәкара конференциясе эшендә катнашты һәм чыгыш ясады.
Алмазбәк Атамбаев белән очрашуда Башкортстан һәм Кыргызстан төбәкләре арасында икътисади, мәдәни һәм белем бирү өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре үзәккә чыгарылды. Әйтергә кирәк, ШОС һәм БРИКС саммитларына әзерлек барган соңгы 1,5 ел бу уңайдан ярыйсы ук күркәм нәтиҗәләр белән билгеләнгән. Бәйләнешләрне үстерү буенча колачлы эш җәелдерелгән, рәсми бизнес делегацияләре белән алмашу булган, агымдагы елның мартында Кыргызстанда Башкортстан фәне һәм мәдәнияте көннәре үтте. Шуның нәтиҗәсе буларак, быел алты айда ук Башкортстан белән Кыргызстан арасында тышкы сәүдә әйләнеше күләме 2014 ел күрсәткечен узып киткән.
Әмма, очрашуда билгеләнүенчә, биредә әле файдаланылмаган мөмкинлекләр бихисап. Йөздән артык дәүләт белән хезмәттәшлек итүче Башкортстанның тышкы сәүдә әйләнеше былтыр 14 миллиард доллар булса, шуның 150 миллион доллары гына Кыргызстанга туры килә. Бу җәһәттән Башкортстан Башлыгы ике республика арасында тышкы сәүдә әйләнешен ике тапкыр арттыру белән генә чикләнмичә, әлеге күрсәткечне ун тапкырга җиткерү максатын билгеләде. Моңа ирешү юллары хакында фикерләре белән исә ул “Евразия икътисади берлеге. Төбәкара хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләре” дигән төбәкара конфе-ренциядәге чыгышында уртаклашты. Атап әйткәндә, Рөстәм Хәмитов икеяклы хезмәттәшлекне үстерүдә Башкортстан белән Кыргызстан төбәкләре арасында туры бәйләнешләр булдыруның мөһим инструмент була алуын ассызыклады. Аның билгеләвенчә, әлеге модель инде бүген үк Кытай, Казахстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстан төбәкләре белән мөнәсәбәтләрдә эшкә кушылган һәм югары нәтиҗәләр бирә. Башкортстан Башлыгы алга таба Кыргызстан төбәкләре белән дә шундый эш җәелдерергә ниятләнүен билгеләде.
Мәсәлән, Рөстәм Хәмитов белдерүенчә, Кыргызстаннан Башкортстанга яшелчә-җимеш кертүне тиешле дәрәҗәдә җайга салырга мөмкин һәм кирәк. Безнең республика исә Кыргызстан төбәкләрен ашлык, терлекчелек продукциясе, минераль ашламалар белән тәэмин итә ала. Җиңел сәнәгатьне чимал белән турыга тәэмин итү дә хезмәттәшлекнең мөһим юнәлеше була ала. Янә дә бер юнәлеш — Кыргызстан һәм Башкортстан катнашлыгында берлектәге пред-приятиеләр булдыру. Һәм Башкортстан Башлыгы билгеләвенчә, моңа бәйле берничә мөһим проект әзерләнгән дә инде.
Әлеге башлангычларны тагы да җентеклерәк тикшерү өчен исә Рөстәм Хәмитов Кыргызстанның власть органнары вәкилләрен һәм малтабарларын Русия Президенты фатыйхасы белән 21-23 октябрьдә Уфада үтәчәк ШОС һәм БРИКС илләренең Беренче төбәкара форумына чакырды. Әйтергә кирәк, бу мөһим чара да җәен Уфада узган ШОС һәм БРИКС саммитларының мөһим нәтиҗәсе һәм аларның логик дәвамы булып тора. Башкача әйткәндә, июльдә башлангыч бирелгән бик күп кенә проектлар буенча сөйләшүләр нәкъ биредә дәвам иттереләчәк һәм алар яңа үсеш баскычына чыгарылачак, эшкә кушылачак. Аңлашыла, болардан тыш, төбәкара форум яңа башлангычларга һәм хезмәттәшлектә әлегә кадәр үсеш алмаган өметле һәм мавыктыргыч тәкъдимнәргә дә бай булыр дип көтелә. ШОС һәм БРИКС илләренең беренче төбәкара форумын үткәрүнең төп максаты да нәкъ әнә шул булып тора.
Әлбәттә, эш моның белән генә тукталмаячак, алга таба да шундый ук нәтиҗәлелек белән дәвам итәчәк. Әйтик, алдагы елда Уфада Русия-Кыргызстан төбәкләре конференциясе үтәчәк. Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовның шушы хакта башлангычын Кыргызстан Президенты Алмазбәк Атамбаев та, быел Кыргызстанда узган конференциядә катнашучылар да хуплап кабул итте.
Бер үк вакытта ШОС һәм БРИКС халыкара оешмаларына керүче башка дәүләтләр белән дә икеяклы хезмәттәшлекне үстерү буенча шундый ук эш алып барыла. Мәсәлән, шушы көннәрдә генә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Дмитрий Шаронов җитәкчелегендәге делегация Кытайның Ляонин провинциясендә эшлекле сәфәрдә булды. Бер үк вакытта диярлек Уфага Кытайның Сычуань провинциясеннән эшлекле делегация килде. Кунаклар белән Республика йортында Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Мәрданов очрашты. Әлеге очрашуларда да, тәү чиратта, төбәк белән төбәк арасында хезмәттәшлек юнәлешләрен үстерү мәсьәләләре төп игътибар үзәгендә булды.
Кыскасы, Уфада үткән ШОС һәм БРИКС саммитлары йомгаклары буенча эш, чын-чыннан, дөнья күләмендә ныклы үсеш алды. Һәм аның иң мөһим нәтиҗәләре, мәртәбәле җимешләре дә, һичшиксез, алда булачак әле.