Башкортстан экспозициясен исә күргәзмәдә өч меңнән артык кеше караган. Шул исәптән Башкортстанның икътисади куәте белән Кытай Халык Республикасының Дәүләт Советы әгъзасы Вань Юн, Шэньси провинциясенең Партия комитеты секретаре урынбасары Ху Хэпин, Сиань шәһәре мэры Дун Цзюнь, Шанхай хезмәттәшлек оешмасының генеральный секретаре Дмитрий Мезенцев танышкан. Чара кысаларында шулай ук Русиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Шанхай хезмәттәшлек оешмасы секретариаты башлангычы белән Русия стратегик сессиясе үткән. Ул Русиянең 2014-15 елларда Шанхай хезмәттәшлек оешмасында рәислек итүе кысаларында ШОС илләре арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләренә багышланган. Анда шулай ук Башкортстанның икътисади һәм инфраструктура куәте турында доклад белән республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Дмитрий Шаронов чыгыш ясаган. Үз чиратында Дмитрий Мезенцев Башкортстанның презентациясен югары бәһаләп, республиканың Шанхай хезмәттәшлек оешмасы илләренең төбәкләре белән хезмәттәшлек тәҗрибәсен үрнәк итеп куйган.
“Русия-ШОС: энергетика интеграциясе юлында”, “ШОС илләре дәүләтләре икътисади киңлегендә инвестиция проектларын финанслау һәм хезмәтләндерү механизмнарын тормышка ашыру” дигән темаларга тармак панель сессияләре дә Башкортстанның ШОС илләре белән хезмәттәшлеген үстерүдә мөһим башлангычлар белән билгеләнгән. Аларда ШОСның эшлекле советының Русиядәге рәисе урынбасары, республика Сәүдә-сәнәгать палатасы вице-президенты Азат Фазлыев, Башкортстанның Үсеш корпорациясе генеральный директоры Артем Киреев, Нефть-химия эшкәртү институты директоры Эльшад Теләшев чыгыш ясаган. Чыгышларда ШОС киңлегендә проектларны финанслауның нәтиҗәле инструментларын эзләү, республиканың инвестицион потенциалы һәм нефть-химия тармагының мөмкинлекләренә кагылышлы мәсьәләләр үзәккә чыгарылган.