+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
30 сентябрь 2015, 21:34

Яңа министр тәгаенләнде

Кичә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Гөлназ Шәфыйкованы мәгариф министры вазыйфасына тәгаенләү турында указга кул куйды.

Белешмә

Шәфыйкова Гөлназ Радмил кызы 1975 елның 19 июлендә Сибайда туган. “Педагогика һәм психология (мәктәпкәчә яшьтәге)” белгечлеге буенча Башкортстан дәүләт педагогия институтын, Башкортстан дәүләт педагогия университеты аспирантурасын тәмамлаган. Психология фәннәре докторы.

Хезмәт эшчәнлеген 1990 елда Сибай сөт-консерва комбинатының 21нче “Тиенкәй” балалар бакчасында тәрбияче булып башлый.

1996-99 елларда — “Акбузат” ясле-бакчасында психолог, Уфа шәһәре Киров районының 126нчы мәктәбендә педагог-психолог.

1999-2002 елларда — Уфа шәһәре Киров районының 144нче башкорт гимназия­сен­дә фәнни-методик эш буенча директор урынбасары, Башкортстан дәүләт университеты Сибай институтының педагогика һәм психология кафедрасы укытучысы.

2002-11 елларда — М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының психология кафедрасы укытучысы. 2011-14 елларда — шул ук университетның мәктәпкәчә педагогика һәм психология кафедрасы мөдире, 2014-15 елларда — фәнни эш буенча проректор.

***
Икенче указ белән Әлфис Гаязов, башка эшкә күчү сәбәпле, республика мәгариф министры вазыйфасыннан бушатылды.
Читайте нас: