+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
10 октябрь 2015, 23:00

Кайдадыр һәйкәл ачыла, кайдадыр юл салына

“Бердәм Русия” партиясе проектын тормышка ашыру кысаларында дүрт айда гына 500гә якын мәсьәлә уңай чишелешен тапкан.Башкортстан халкының социаль яшәешен яхшыртуга, бу өлкәдәге көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүгә агымдагы елның июнь аенда республикада старт алган “Бердәм Русия” партиясенең “Эшлекле гамәлләр” проекты да зур өлеш кертә. Күптән түгел “Башинформ” агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе, “Бердәм Русия” партиясенең республика төбәк бүлекчәсе Сәяси советы секретаре Константин Толкачев билгеләвенчә, бары тик шушы вакыт эчендә генә дә әлеге проект кысаларында 900дән артык гражданнар җыены үтеп, аларда хәл итү соралган 1600 чамасы өстенлекле мәсьәлә билгеләнгән. Иң мөһиме шул: халык наказларының 500гә якыны шушы дүрт ай эчендә үк анык эшләр, күркәм төзелешләр рәвешендә тормышка ашкан. Шул рәвешле кайсыдыр торак пунктта мәктәп, балалар бакчасы, суүткәргечләр, чишмәләр, юл-ихаталар төзекләндерелгән, икенчесендә сабыйлар өчен уен мәйданчыгы калкып чыккан, өченчесендә яшәүчеләр яңа спорт комплексына йөреп кинәнә. Һәм Константин Толкачев билгеләвенчә, партия проектын тормышка ашыру буенча эш киләсе елда да киң колач белән дәвам иттереләчәк. Ягъни алдагы чорда халыктан алынган башка наказларга да канат куелачак.

— Без яңгыравык сүзләр белән мавыкмыйбыз, ә халыкны борчыган тәгаен көнүзәк мәсьәләләрне хәл итәбез. Төп максат — авыл биләмәләрендәге, район һәм шәһәрләрдәге гражданнар күтәргән көнүзәк мәсьәләләрне, өстәмә финанслар җәлеп итеп, берлектә хәл итү. Һәм без бу юлдан тайпылмаячакбыз, — диде бу уңайдан матбугат конфе­рен­циясендә Константин Толкачев.
Хәер, моның шулай булуы партия проектын тормышка ашыру буенча соңгы атналардагы эш нәтиҗәләрендә дә ачык күренә. Мәсәлән, сентябрь уртасында Балтач районының Иске Балтач авылында “Эшлекле гамәлләр” проекты кысаларында күпфункцияле спорт мәйданчыгы файдалануга тапшырылды. Аның үзенчәлеге шунда: бу мәйданчыкны хоккей корты итеп тә, футбол кыры итеп тә, баскетбол уйнау өчен дә файдаланырга мөмкин. Ул шулай ук теннис һәм волейбол уйнау өчен дә яраклаштырылган. Кышын исә монда гаилә белән ял итү өчен зур шугалак булачак. Балтач районы хакимияте башлыгы урынбасары Фирдәвес Рәхимов билгеләвенчә, спорт мәйданчыгының тагын бер өстенлеге шунда: аңа ныклы бетон нигез һәм травмалардан саклаучы ясалма резиналы япма салынган. Ә инде монда урнаштырылган күпсанлы тренажерлар әлеге спорт объектында яшенә дә, картына да шөгыльләнү мөмкинлеге бирә.
Ә менә Хәйбулла районының Мәмбәт авылында 2014 елның мартында Роспотребнадзор күрсәтмәсе белән ябылган балалар бакчасын төзекләндерүгә алындылар. Әлеге бина балалар бакчасы сыйфатында 30 елдан артык файдаланылган һәм ярыйсы ук тузган булган.
— “Эшлекле гамәлләр” проекты кысаларында һәм Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Йомабикә Ильясова ярдәме белән балалар бакчасының түбәсенә капиталь ремонт үткәрүгә 1,4 миллион сум бүленде. Узган елда исә район хакимияте бүлгән акчаларга балалар бакчасында су җылыткычлар урнаштырылды, канализация үткәрелде, — ди район мәгариф бүлегенең методик-мәгълүмат үзәге җитәкчесе Виктор Платонов.
Аукцион үткәрү нәтиҗәсендә 371 мең сумны янда калдыруга да ирешелгән. Бу акчага тәрәзәләрне һәм җылылык системасын алыштыру күзаллана. Янә дә түбә белән бергә түшәм, электр үткәргечләр алыштырылачак, янгын сагы сигнализациясе урнаштырылачак. Бер сүз белән, барлык ремонт эшләре тәмамланганнан соң авылдагы 50дән артык сабый “Бердәм Русия” партиясенең “Эшлекле гамәлләр” проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә, барлык уңайлыклары булган заманча бакчага йөриячәк.
Чишмә районының Калмаш авылында да изге эшкә алынганнар. Биредә партия проекты кысаларында Өлкәннәр көнендә Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә мемориаль комплекс ачканнар, шулай ук зират коймасын яңартканнар.
Сугышка бу авылдан 300 кеше алынган. Кызганычка каршы, аларның зур өлеше батырларча һәлак булып, яу кырында ятып калган. Бөтен авыл халкы катнашлыгында үткән мемориаль комплексны ачу тантанасында аларның һәркайсы хөрмәтләп искә алынды, ветераннар истәлегенә патриотик җырлар һәм шигырьләр яңгырады.
Партия проекты кысаларында Чишмә районында башка мөһим эшләр дә алып барыла. Мәсәлән, район үзәгенең Юбилейный микрорайонында һәм Кара Якуп авылында заманча пластик бортлар белән хоккей тартмалары төзелә.
— Проект битараф булмаган һәр кешене үзенә җәлеп итте. Мөһим эшләрне тормышка ашыруга район халкы акча белән дә, кул көче белән дә ярдәм итә. Бу җәһәттән алда безне тагы да зуррак планнар көтә, — диде бу уңайдан партиянең Чишмә районы Сәяси советы секретаре Таһир Байбурин.
Бер сүз белән, “Бердәм Русия” партиясенең “Эшлекле гамәлләр” проекты кыска гына вакыт эчендә республикада көнүзәк социаль мәсьәләләрне хәл итүдә һәм халыкны җәмгыять тормышына җәлеп итүдә мөһим инструментка әверелде. Бу җәһәттән, алдагы чорда да аның нәтиҗәле дәвам иттерелүен һәм яңадан-яңа файдалы эш-гамәлләр белән билгеләнүен юрыйк.
Читайте нас: