Аларны Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев сәламләде һәм Башкортстанның чирек гасыр эчендә үткән юлы, парламент эшчәнлеге, алда торган бурычлар турында сөйләде.
— 25 ел эчендә Башкортстан җитди үзгәрешләр юлы үтте, шуларның берсе — профессиональ парламент төзү. Ул җәмгыятьтә барган бөтен үзгәрешләрне законнар белән тәэмин итү җаваплылыгын үз өстенә алды, —диде ул.
Парламент спикеры төбәк автономиясе тарихы турында җентекле бәян итте. Русиянең федератив төзелеше структурасында Башкортстан — тәүге юл салучы. Дәүләт оешмасы буларак, нәкъ безнең республиканы үзәк власть беренче булып таныды. Арытаба Русиядә күпсанлы автономияле республикалар барлыкка килде, — дип билгеләде Константин Толкачев.
Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе 25 ел элек дәүләт оешмасы статусын үзгәртү зарурлыгының сәяси сәбәпләре исәбендә идеологик, әхлакый, мәдәни проблемаларны атады. Алар республика дәүләтчелегенең яңа дәрәҗәгә күчүенә булышлык иткән.
Константин Толкачев Башкортстан халкының тормыш сыйфатын яхшырту өчен депутатларның нинди эш башкаруы турында сөйләде. Узган гасырның 90нчы елларында парламент берьюлы ике мөһим бурычны үти: законнар чыгару механизмын яңа дәрәҗәгә күтәрергә һәм законнар базасын тиз арада үстерергә кирәк була.
2000 еллар башында Башкортстан икътисадны, җәмгыятьне, хокукый системаны үстерү ихтыяҗын дөрес чагылдыручы үсешкән законнар чыгару базасына ия төбәк булуга ирешә.
Бу көнне парламент Рәисе сорауларга җавап бирде, аннары актив җәмәгать эшчәнлеге алып баручыларга Дәүләт җыелышы-Корылтай бүләкләрен тапшырды.
Ачык ишекләр көнендә катнашучыларга Дәүләт җыелышы турында фильм, Парламент музее, Дәүләт символикасы залы, зур утырышлар залы күрсәтелде.