+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
17 октябрь 2015, 21:10

“Сез – киләчәк лидерлары”

Кичә Башкортстанның яшь депутатларының I форумы үтте.“Конгресс-холл”да үткән чарада Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов, республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Сергей Молчанов, “Яшь депутат мәктәбе” проектының федераль координаторы Александр Галкин, республиканың урындагы үзидарә органнарына, шулай ук шәһәр Советларына һәм Дәүләт җыелышы-Корылтайга сайланган 35 яшькә кадәрге 700дән артык депутат катнашты.

Форумның эше ике төп бүлектән торды. Көннең беренче яртысында форум кысаларында осталык дәресләре һәм “түгәрәк өстәл” утырышы үтте. Анда махсус чакырылган белгечләр җитәкчелегендә чарада катнашучылар авыл­лардагы көнүзәк проблемалар турында фикер алышты, үз эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, авыл территорияләрен үстерү буенча тәкъдимнәр әзерләде. Шулай ук, “Башкортстан Республикасы яшь депутатлары ассоциациясе” төбәк иҗти­магый оешмасының оештыру конференциясе үтте. Ассо­циациянең рәисе итеп Уфа районының Жуково авыл Советы депутаты Владимир Яковлев сайланды.

Форумның максаты – үз биләмәләрендәге инфраструк­тураны үстерү өчен 35 яшькә кадәрге депутатларның көчен бергә туплау. Яңа оештырылган оешма шушындый мәй­данчык булыр дип күзал­лана. Ассоциация – халыкның килеп туган мәсьәләләрен хәл итү, дәүләт органнары белән нәтиҗәле бердәм эш итү, яшьләрнең тормыш һәм хезмәт шартларын яхшырту юнәле­шендә халык тарафыннан сайланган парламентарийларны берләштерү максатын куя.
Әйткәндәй, 13 сентябрьдә үткән Бердәм тавыш бирү көнендә республикада 35 яшькә кадәрге 1100 кеше авыл биләмәсе депутаты булып сайланды.

Көннең икенче яртысында республика җитәкчеләре катнашлыгында үткән утырышта авылларны социаль-икътисади үстерү, урындагы үзидарә һәм законнар чыгару башлангычларын әзерләү мәсьәләләре каралды.

— Бүген республикада 1250 яшь депутат эшли. Быел сентябрьдә сайланган 1110 яшь депутат – барлык депутатлар корпусының 18 проценты. Бик яхшы күрсәткеч. Моңа республикада максатлы эш алып бару булышлык итте, — диде Рөстәм Хәмитов. – Сигез муниципалитет бу юнәлештә яхшы эшләде, аларда яшь депутатлар саны 20 проценттан артык.

Рөстәм Зәки улы депу­татның халык мәнфәгатен кайгыртучы булуын, сайлау ал­дыннан биргән вәгъдәләрне үтәргә кирәклеген ассы­зык­лады.

— Яшьләр — безнең киләчәк, сез – киләчәк лидерлары, — диде Рөстәм Хәмитов.
Читайте нас: