+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
20 октябрь 2015, 22:05

Законнар камилләштерүне таләп итә

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Русия Федераль җыелышы каршындагы законнар чыгаручылар Советы оештырган чараларда катнашты.

Көннең беренче яртысында Константин Толкачев Законнар чыгаручылар советының үзе җитәкчелек иткән Законнар ярдәмендә дәүләт хәвефсезлеген тәэмин итү һәм коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча комиссиясе утырышын үткәрде. Анда коррупциягә каршы көрәш буенча законнарны үстерүнең төп юнәлешләре һәм Комиссиягә тикшерүгә кергән законнар чыгару башлангычлары проектларына кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Фикер алышулар барышында Константин Толкачев Русиянең коррупциягә каршы көрәш буенча законнары бербөтен булуын, шул ук вакытта, иҗтимагый мөнәсәбәтләр торышын исәпкә алып, аларны даими камилләштерү зарурлыгын билгеләде.

— Хокукый юнәлештә кайбер күрсәткечләр буенча без күп илләрдән алда барабыз. Гамәлдәге норматив-хокукый базаны камилләштерү дәвам итә. Шушы елда коррупциягә каршы көрәш өлкәсендәге законнарга төзәтмәләр кертү буенча күп кенә федераль законнар кабул ителде.

Константин Толкачев Башкортстан парламентының бу процесста актив роль уйнавын билгеләде. Мәсәлән, шул көннәрдә Дәүләт думасы беренче укуда Дәүләт җыелышы-Корылтай тәкъдим иткән “Коррупциягә каршы көрәш турында” Федераль законның 125 статьясына үзгәреш кертү турында” закон проектын кабул итте.

Утырышта катнашучылар коррупциягә каршы көрәш буенча закон актларындагы терминнарны аныклау, кайбер аңлатмаларны гамәлдән чыгару, шулай ук, бу өлкәдәге федераль законнар тарафыннан чикләүләр һәм тыюлар бил­геләнгән вазыйфалы кешеләр санын киңәйтү буенча фикер алышты.

Башкортстан парламенты рәисе быел Комиссиягә биш төбәк парламентыннан законнар чыгару башлангычы буенча 6 проект килүен, икесен Дәүләт думасында карау турында карар кабул ителүен белдерде.
Утырышта, шулай ук, Ырынбур өлкәсенең Законнар чыгару җыелышы тәкъдим иткән “Пневматик корал әйләнешен камилләштерү белән бәйле Русиянең кайбер законнар чы­гару актларына үзгәрешләр кертү турында” Федераль закон проекты тикшерелде.

Шул ук көнне Константин Толкачев Русия Федераль җые­лышы каршындагы Законнар чыгаручылар советының 1905 елның 17 октябрендәге Манифестның 110 еллыгына ба­гышланган утырышында катнашты. Анда катнашучылар дәүләт тәртибен камилләштерү турындагы манифестның намус, сүз, берлекләр һәм җыелышлар, нинди катламнан һәм нинди матди хәлдә булуга карамастан, Дәүләт думасына сайлауларда катнашу иреген, гамәлгә кертелүче законнарның яңа парламент тарафыннан мотлак расланырга тиешлеген таләп итүен билгеләде. Патша җитәкчелегенең сәяси ихтыяр көче булса һәм Манифестның бөтен положениеләре дә тулысынча гамәлгә ашырылса, Русия 1917 елгы революция вакыйгаларын һәм алар тудырган Гражданнар сугышын булдырмый калыр иде, дигән фикер әйтелде.

Утырышта катнашучылар, шулай ук, мәдәният, интеллек­туаль милекне саклау һәм авторлык хокуклары өлкә­сендәге дәүләт сәясәтенең законнар ярдәмендә тәэмин ителүен тикшерде.
Читайте нас: