+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
21 октябрь 2015, 21:45

Иң яхшы агитация – башкарылган эшләр

Башкалада “Бердәм Русия” сәяси партиясенең төбәк бүлекчәсе Сәяси советы утырышы узды. Аны партиянең төбәк бүлекчәсе Сәяси советы Секретаре, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев алып барды.

— Узган сайлаулардан соң беренче утырышта без әлеге мөһим сәяси кампания турында фикер алышабыз, — диде ул. — “Бердәм Русия” партиясе әгъзалары анда актив катнашты һәм барлык депутат мандатларының 83 процентын алуга иреште. Республикада яшәүче халыкның 80 проценты тавыш биргән сайлауларда әлеге уңышка ирешү начар түгел.
“Бердәм Русия” партиясенең сайлауларда иң күп тавыш җыюы аның, агитация чараларыннан бигрәк, башкарган гамәлләренә бәйле. “Эшлекле гамәлләр” программасы шундыйлардан. Ел башыннан анда халыктан 700 башлангыч кабул ителгән, нәтиҗәдә, 11 спорт комплексы, мәктәпләр төзелгән, күпләре үзгәртеп корылган, башка эшләр башкарылган.
Утырышта партиядә әгъза булып тору, ротация һәм башка мөһим мәсьәләләр каралды.
Читайте нас: