+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
24 октябрь 2015, 23:13

Лимпопо – кул сузымында, Белуджистан – янәшәдә!

ШОС һәм БРИКС илләре төбәкләренең беренче кече бизнес форумы кыйтгаларны бермә-бер якынайтты.Мәгълүм булуынча, җәен Уфада үткән ШОС һәм БРИКС саммит­ларында төбәкара бәйләнешләрне ныгыту мөһимлеге дә ассызыкланды. Мондый форматта хезмәттәшлек итүне беренчеләрдән булып былтыр Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов тәкъдим итүен дә игътибарга алу мөһим. Шуңа күрә, төбәкара бәйләнешләрне ныгытуга юнәлтелгән беренче форумның нәкъ Башкортстанда оештырылуы очраклы түгел. Форумга ШОС һәм БРИКС илләренең дәүләт власте һәм эшлекле даирәләре вәкилләре килде. Дәрәҗәле чарада Беларусь, Әфганстан, Пакистан, Бөек Британия, Канада, Төркия, Уганда, Италия, Сербия, Австрия, Мальта, Монголия, Украинадан һәм Русиянең 51 төбәгеннән 1500дән артык кеше катнашты.

Читайте нас: