+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
24 октябрь 2015, 23:06

Партия абруен эшлекле гамәлләр күтәрә

Биш ай эчендә генә “Бердәм Русия” партиясе Башкортстан төбәк бүлекчәсенең “Эшлекле гамәлләр” проекты кысаларында 700 башлангыч тормышка ашырылган. Бу хакта Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе, “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе Сәяси советы секретаре Константин Толкачев Сәяси советның бу атнада үткән утырышында белдерде.

— Июнь-июль айларында республикада 900дән артык халык җыены үтеп, аларда кешеләр мөрәҗәгатьләре буенча 1600 чамасы заявка формалаштырылды. Заявкалар, нигездә, инфраструктура мәсьәләләрен — су белән тәэмин итүне, социаль объектлар төзүне һәм төзеклән­дерүне, балалар һәм спорт мәйдан­чык­лары булдыруны үз эченә ала. Партия аларны гражданнар белән берлектә тормышка ашыруга кереште һәм, күре­нүен­чә, берлектәге эш күркәм нәтиҗәләрен би­рә. Үз чиратында яңгыравык сүзләр урынына гомумхалык мәнфәгатендәге иге­лекле гамәлләр һәртөрле агитациядән дә тәэсир­лерәк һәм без бу юнәлештә эшне арытаба да киң колач белән дәвам итә­чәкбез, — диде утырышта Константин Толкачев.

Хәер, моның шулай булуы көндәлек яшәештә дә ачык күренә. Мәсәлән, шушы көннәрдә генә “Бердәм Русия” партиясенең “Эшлекле гамәлләр” проекты кысаларында Бишбүләк районының Ает авылында балалар мәйданчыгы файдалануга тапшырылды. Заманча мәйданчык Фатих Кәрим исемендәге гомуми белем бирү мәктәбе территориясендә урнаштырылды һәм 6-12 яшьлек балаларга исәпләнгән. Ул “Бердәм Русия”нең яшь гвардиячеләре ярдәме белән мәктәп хезмәткәрләре тарафыннан төзелде.

Мондый бүләктән балаларның һәм авыл халкының куанычы эченә сыймый.

— Яңа мәйданчык мәктәпкә кадәрге һәм кече сыйныфта укучы балалар өчен искиткеч уңайлы уен урыны булып тора. Балаларга бәхет бүләк иткәнегез өчен чиксез рәхмәт, — диләр алар.

Әйткәндәй, югарыда телгә алынган утырышта Константин Толкачев билгеләвенчә, “Бердәм Русия” партиясе Башкортстан төбәк бүлекчәсенең әлеге башлангычы бүген инде ил күләмендә кызыксыну уяткан. Атап әйткәндә, августтан “Эшлекле гамәлләр” проектының рәсми сайты эшли башласа, шушы вакыт эчендә генә дә анда 15 меңнән артык кеше кергән.

Хәер, партия төбәк бүлекчәсенең ил күләмендә танылу алган проектлары бер “Эшлекле гамәлләр” генә түгел. Утырышта Константин Толкачев билгеләвенчә, “Ныклы гаилә” проекты, мәсәлән, ил күләмендә җәелдерелгән. “Өлкән буын” исеме астындагы янә бер проект ил Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведевның хуплавын тапкан. “Мәгарифне модернизацияләү” проекты исә узган елда республикада бихисап авыл мәктәпләре спорт залларын төзекләндерү мөмкинлеге биргән. Бу җәһәттән, Константин Толкачев белдерүенчә, 2016 елда да авыл мәктәпләре төзү һәм төзекләндерү төп өстенлекләрнең берсе булып калачак.

Кыскасы, “Бердәм Русия” партиясе чын-чыннан гомум халык мәнфәгатьләрендәге проектлар өстендә эшне көннән-көн киңрәк җәелдерә. Иң мөһиме, әлеге эшчәнлекнең һәр як өчен дә уңай нәтиҗәләре күз алдында. Республикада яңадан-яңа социаль объектлар калка, “Бердәм Русия” партиясенең халык арасында рейтингы исә көннән-көн күтәрелә бара. Соңгы сайлау кампаниясендә “Бердәм Русия” партиясеннән кандидатларның электоратның 80 процент тавышын алуы да шул турыда сөйли. Власть һәм халык диалогының нәтиҗәле үрнәге, күрәсең, нәкъ шулай буладыр да!
Читайте нас: