+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
28 октябрь 2015, 21:11

Кануният тә шул ук әдәбият!

Кичә Башкортстан парламенты Рәисе Константин Толкачев җитәкчелегендә бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайның егерме өченче пленар утырышы үтте, анда алтмыштан артык мәсьәлә каралды.

Утырыш алдыннан парламент Рәисе урынбасары Йомабикә Ильясова Дәүләт җыелышы-Корылтай йортында Әдәбият елы уңаеннан оештырылган “Канун һәм илһам” дигән күргәзмә белән таныштырды. Күргәзмәгә төрле елларда республиканың законнар чыгару органнарында эшләгән язучы һәм шагыйрьләр Закир Рәмиев (Дәрдмәнд), Афзал Таһиров, Газыйм Аллаяров, Сәйфи Кудаш, Әсхәт Мирзаһитов, Наҗар Нәҗми, Рамазан Өметбаев, Мостай Кәрим, Җәлил Киекбаев, Таһир Ахунҗанов, Гөлфия Юнысова, Гүзәл Ситдыйкова, Равил Бикбаев, Йомабикә Ильясованың китаплары һәм шәхси әйберләре куелган.

Депутатлар 2016 елга һәм 2018 елга кадәрге чорга Башкортстанның социаль-икътисади үсеш фаразын, “2016 елга һәм 2017-18 елларның план чорына Башкортстан Республикасы бюджеты турында” һәм “2016 елга һәм 2017-18 елларның план чорына Башкортстан Республикасының Территориаль мотлак медицина страховкасы фонды бюджеты турында” Башкортстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” проектларын карады.

“Башкортстан Республикасында салым салуның патент системасы турында” Башкортстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проектында салым салуның патент системасына күчерелүче эшкуарлык төрләренең исемлеген 51дән 67гә кадәр арттыру тәкъдим ителә.

Шулай ук, пленар утырышта Кушнаренко районының Салават исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативында килеп туган хәл турында парламент тикшерүе нәтиҗәләре каралды. Элекке кооператив пайчыларыннан торган төркем эчке эшләр органнарына һәм депутатлар корпусына җаваплылыгы чикләнгән “АГРИ” җәмгыяте җитәкчелегенә карата тикшерү үткәрүне сорап мөрәҗәгать иткән иде.

Дәүләт җыелышы-Корылтайның пленар утырышына тәкъдим ителгән закон проектларының 25е — беренче, 14е соңгы укуда каралды.

Парламентарийлар игътибарына “Республика Башкортостан” гәзите баш мөхәррире Эльза Хореваның гәзит эшчәнлеге һәм аны үстерү юнәлешләре турындагы һәм Башкортстан кулланучылар җәмгыяте рәисенең чыгышлары тәкъдим ителде.

Утырышта, шулай ук, аерым суд участокларына мировой судьялар сайланды.
Читайте нас: