+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
7 ноябрь 2015, 22:27

Бәйләнешләр — яңа баскычта

Уфада Кытайның Цзянси провинциясенең икътисад һәм мәдәният көннәре үтте.Русия Федерациясе белән Кытай Халык Республикасы арасында хезмәттәшлек тиз үсешә. Мөнәсәбәтләр төбәкләр дәрәҗәсендә дә активлаша. 5 ноябрьдә Уфада мөһим чара — Кытайның Цзянси провинциясенең икътисад һәм мәдәният көннәре ачылды. Анда катнашу өчен Цзянси провинциясе власть органнарыннан һәм компанияләреннән 200дән артык вәкил килде. ВДНХ-ЭКСПО күргәзмәләр комплексында рәсми, эшлекле һәм мәдәни чаралар үтте.

— Башкортстанда сәүдә-күргәзмә үзәге төзү, тау-мәгъдән сәнәгате калдыкларын файдалану, авиация двигательләре җитештерүдә һәм гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлек итү — безнең өчен өстенлекле юнәлеш булып тора, — диде Цзянси провинциясе губернаторы Лу Синьше.

— Мәртәбәле делегациянең республикага беренче рәсми сәфәре — безнең өчен мөһим вакыйга. Ил­ләребез җитәкче­ләре Владимир Путин һәм Си Цзиньпин катнашлыгында Башкортстан һәм Цзянси провинциясе арасында төзелгән килешү ике як өчен дә файдалы проектларда чагылыш таба, — диде республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов. – Барыгызга да мәгълүм, июль аенда Уфада ШОС һәм БРИКС саммит­лары үтте. Рес­публика 15 дәүләт башлыгын, шул исәптән Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпинны да, кабул итте. Хушлашканда ул: “Уфада без Кытайның сезнең республика белән дуслыгының алтын катламын таптык”, — диде.

Рөстәм Хәмитов кунакларны Башкорт­стан­ның инвестицион потен­циалы белән таныштырып үтте.
— Республика дөньяның 100дән артык иленнән 500дән артык партнеры белән сәүдә бәйләне­шендә тора. Кытай белән республика озак еллар хезмәттәшлек итә. Узган ел 550 миллион долларлык продукция экспортладык, ә импорт 144 миллион доллар тәшкил итте, — диде Рөстәм Зәки улы.

Рөстәм Хәмитов сүзләренә караганда, “Идел — Янцзы” проекты кысаларында (2013 елдан анда Идел буе фе­дераль округы һәм Кытайның биш провинциясе катнаша) Башкортстан 35 килешү төзегән, шуларның 20се Цзянси про­винциясе белән. Русия һәм Кытай төбәкләре бәй­ләнеш­ләре ШОС һәм БРИКС илләре төбәкләре арасындагы хез­мәттәшлеккә үрнәк булып тора. Цзянси провинциясенең вә­киллеген — Уфада, Башкортстанныкын провинциядә ачу ике арада хезмәттәшлекне яңа баскычка күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.

— Башкортстанда Цзянси провинциясенең икътисад һәм мәдәният көннәрен үткәрү – илләр һәм аларның төбәләренә ничек хезмәттәшлек итү зарурлыгына ачык мисал. Мәдәният, фән, бизнес һәм кешеләрнең үзара аралашуы – халыклар арасында дуслыкны ныгыта. Арытаба да мондый бер­дәм­лекне үстерүгә булыш­лык итәчәкбез. Зур уңышларга ире­шәчәгебезгә ышанам, — диде Рөстәм Хәмитов.

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов һәм провинция губернаторы Лу Синьше республика Хөкүмәте һәм Кытай Халык Республикасының Цзянси провинциясе Халык хөкүмәте арасында Хезмәттәшлекне киңәйтү турында килешүгә кул куйды. Документ Башкортстан белән Кытайның берлектәге инвестиция эшчәнлегенең дәвамы булачак. Шулай ук Башкортстанның Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Вячеслав Гыйләҗетдинов белән Цзянси провинциясенең Туристик үсеш комиссиясе начальнигы Дин Сяоцзюнь Туризм өлкәсендә үзара хезмәттәшлек турында меморандумга кул куйды.

Икътисад һәм мәдәният көннәре бик күп колачлы чараларны үз эченә ала. Атап әйткәндә, аның кысаларында пленар утырыш, провинциянең туристик һәм мәдәни куәтен презентацияләү, “Уфа- Янцзы” халыкара эшлекле үзәге төзеләчәк урында истәлекле таш урнаштыру тантаналары, Башкортстанда белем алучы Цзянси яшьләре белән очрашу үтте. Шулай ук, төбәк белән төбәк хезмәттәшлеген үстерү җәһәтеннән Башкортстан һәм Цзянси бизнесменнарының эшлекле сөйләшүе узды. Анда республиканың — 150 һәм Кытайның төзелеш, машиналар эшләү, авыл хуҗалыгы, сәүдә, азык-төлек һәм җиңел сәнәгать, фарфор эшләнмәләр җитештерү тармакларында махсуслашкан 35 эре компаниясе вәкилләре катнашты.

Цзянси көннәренең мәдәни программасы да бай. 6 ноябрьдә уфалыларга Цзянси провинциясе цирк труппасы чыгышы тәкъдим ителде. Тамаша “Башкортостан” дәүләт концерт залында үтте. Моннан тыш, Нестеров исемендәге музейда 16 ноябрьгә кадәр Кытай фарфоры күргәзмәсе эшләячәк. Ә инде Цзянси провинциясендә җитештерелгән товарларны уфалылар ВДНХ-ЭКСПО комплексында оештырылган күргәзмәдә сатып алала. Ул үз эшен бүген тәмамлый.

Шул ук вакытта
Республика йортында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов губернатор Лу Синьше җитәкчелегендәге Цзянси провинциясенең рәсми делегациясе белән очрашты. Яклар төбәкара хезмәттәшлекне үстерү һәм берлектәге проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләште.
Читайте нас: