+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
11 ноябрь 2015, 21:41

Депутат намуслы булырга тиеш

Ил Президенты Владимир Путин үзләренең, тормыш иптәшенең керемнәре һәм чыгымнары, милке турында мәгълүмат тапшырмаган депутатларга карата вакытыннан алда вәкаләтләреннән туктату җаваплылыгын билгеләүче “Русия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Законга кул куйды.

Счетлар ачу, чит ил банкларында акча һәм затлы әйберләр саклау, чит ил финанс инструментларына ия булу һәм аларны куллану өчен җаваплылыкның бу төре электән каралган иде.

“Төрле дәрәҗә депутатларның һәм Федерация Советы әгъзаларының эшчәнлеге ачык характерда һәм гражданнар мәнфәгатьләренә бәйле булуы, вәкаләтләрне тормышка ашыруның коррупциягә каршы таләпләргә туры килүе алар статусының аерылгысыз шарты булып тора. Коррупциягә каршы закон таләпләрен үтәмәү аларның арытаба вәкаләтләрен гамәлгә ашыруын туктатуга нигез булып тора”, дип билгеләнә аңлатмада.

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, халык тарафыннан сайланган кешенең үзенең икътисади хәлен халыкка җиткерергә тиешлеген күз уңында тотып, закон концепциясен хуплады.

— Кеше үзен сайласыннар өчен халыкка мөрәҗәгать итә икән, ул депутат вәкаләтләренә ия була, җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен билгеләгән законнар, башка норматив актлар кабул итүдә катнаша. Сайланган депутат халык өчен эшләргә һәм бүгенге тормыш таләпләренә җавап бирергә, намуслы булырга тиеш, — дип белдерде Константин Толкачев.
Читайте нас: