+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
24 ноябрь 2015, 20:36

Диалог булдыру зарур

“Җәмгыять белән диалог булдыру юллары” дигән темага чираттагы матбугат конференциясендә республикадагы экология проблемаларына бәйле халык фикерен өйрәнү һәм исәпкә алу зарурлыгы турында сүз барды.

— Җәмгыять белән ачыктан-ачык диалог булдыру мотлак, — диде Дәүләт җыелышы-Корылтайның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану Комитеты рәисе урынбасары Руфина Шаһапова. — Шушы тема буенча экспертлар берләшмәсен ачу, сайт булдыру өстендә эш алып барыла, биредә теләгән һәркем үз фикерен калдыра алачак.

— Проблемалар төптән тикшерелергә тиеш. Торатау кебек табигать һәйкәленә тию түгел, бу хакта уйларга да ярамый, чөнки ул — уникаль табигать байлыгы, мисал өчен, анда Кызыл китапка кертелгән 15 төр үсемлек үсә. Мәсьәләне чишүнең башка юлларын эзләү мотлак, — диде Уфа Ботаника бакча-институты профессоры Лариса Абрамова.

Конференциядә экспертлар бәясенә, шулай ук халык фикеренә нигезләнергә кирәк дигән нәтиҗә ясалды.
Читайте нас: