+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
25 ноябрь 2015, 21:26

Диннәр экстремизмга каршы!

Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Башкортстандагы традицион конфессияләр башлыклары белән очрашты. Чарада конфессияләр бердәмлеге, дини экстремизмга каршы тору мәсьәләләре тикшерелде.

— Безнең ата-бабаларыбыз, тирән акыл күрсәтеп, шушы җирдә тыныч яшәүне сайлаган һәм безгә дә уртак йортыбыздагы күршеләргә ихтирам тойгысын васыять итеп калдырган, — диде Башкортстан Башлыгы. — Республиканың дини үзәкләре әле дә шушы гореф-гадәтләрне саклап калырга ярдәм итә.

Очрашуда Башкортстан Республикасы һәм Русия мөселманнарының үзәк диния нәзарәте, Урыс Православие чиркәвенең Мәскәү патриархатына караучы Башкортстан метрополиясе, Башкортстанның Үзәк яһүд общинасы, Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте арасында социаль партнерлык турындагы килешүгә кул куелды. Бу документлар дәүләт власте, урындагы үзидарә органнарының һәм традицион конфессияләрнең җәмгыятьнең рухи-әхлакый нигезләрен ныгыту, мәгарифне, мәдәниятне, сәламәтлек саклауны, социаль хезмәтләндерүне һәм хәйриялекне үстерү, социаль-сәяси тотрыклылыкны саклау, дини нигездә экстремизм күренешләрен кисәтү һәм аңа каршы тору өлкәсендә социаль партнерлыгын арытаба ныгытуны күздә тота. Шул ук вакытта, Башкортстанның конфессияара советын оештыру турында карар кабул ителде.
Читайте нас: