+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
26 ноябрь 2015, 22:48

“Бердәм Русия” Бердәм кабул итү көне үткәрә

Башкортстанда 1 декабрьдә, “Бердәм Русия” партиясенең туган көне уңаеннан Гражданнарны бердәм кабул итү көне узачак. Бу хакта “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә “Бердәм Русия” сәяси партиясенең төбәк бүлекчәсе Сәяси советы секретаре, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев белдерде.

1 декабрьдә бөтен Русия буенча Гражданнарны бердәм кабул итү көне узачак. Партия рәисе Дмитрий Медведевның барлык төбәк һәм урындагы җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә дә гражданнарны кабул итәчәкләр. Бу көнне Башкортстанда 1 меңнән артык кабул итү пункты ишекләрен ачачак. Республика авылларында, район үзәкләрендә һәм шәһәрләрдә яшәүчеләрне шәһәр, район һәм авыл советлары, Дәүләт җыелышы-Корылтай һәм Дәүләт думасы депутатлары — “бердәм русия”леләр кабул итәчәк.

— Ерак районнарда яшәүчеләр өчен “Бердәм Русия” партиясе Рәисе Дмитрий Медведевның иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны видео кабул итү оештырылачак, — диде Иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе, М. Акмулла исемендәге БДПУ ректоры Раил Әсәдуллин.

Бу акция “Бердәм Русия”нең туган көне уңаеннан үткәрелә. Аның төп максаты — төбәк һәм муниципаль аппаратларның партия структуралары эше нәтиҗәлелеген арттыру, җәмәгать кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать иткән граждан күтәргән проблеманы хәл итүдә ярдәм күрсәтү.

— Безнең башлангыч халык тарафыннан якланыр, республикада яшәүчеләрнең килеп туган мәсьәләләрен тиз арада хәл итәргә ярдәм итәр һәм “Бердәм Русия” партиясенең абруен күтәрер, дип ышанам, — диде Константин Толкачев.

2008-15 елларда төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 10 меңнән артык мөрәҗәгать килгән, аларның күпчелеге уңай хәл ителгән. Республика район һәм шәһәрләрендәге урындагы иҗтимагый кабул итү бүлмәләре 43 меңнән артык мөрәҗәгать алган.

1 декабрьдә партиянең урындагы иҗтимагый кабул итү бүлмәләрендә “түгәрәк өстәл”ләр, матбугат конференцияләре һәм брифинглар үтәчәк.

“Бердәм Русия”нең Яшь гвардия”се үткәргән чараларда яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру һәм яшь депутатлар эшчәнлегенә бәйле мәсьәләләр каралачак.
Читайте нас: