+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
28 ноябрь 2015, 23:10

Премьер-министр тәгаенләнде

26 ноябрьдә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Дәүләт җыелышы-Корыл­тайның 24нче утырышында Рөстәм Мәрдановны Хөкүмәт Премьер-министры итеп тәгаенләү турында указга кул куйды.

— Рөстәм Хәбиб улын тәҗрибәле, белемле икътисадчы, финансист, яңалыкка, үсешкә йөз тотучы сәясәтче буларак беләбез. Башкортстан Республикасы Милли банкында эшләгән елларда ул үзен банк секторының заманча йөзен булдыра алган көчле белгеч һәм оештыручы итеп танытты.

Премьер-министрның беренче урынбасары вазыйфасында Рөстәм Хәбиб улы Хөкүмәттә икътисад үсеше, бюджет, финанслар һәм дәүләт милке белән бәйле катлаулы мәсьәләләрне алып бара. Аның җитәкчелегендә гадәти булмаган икътисади шартларда кризиска каршы чараларны тормышка ашыру, бюджет чыгымнарын оптимальләштерү, дәүләт идарәсе системасын камилләштерү буенча системалы һәм нәтиҗәле эш оештырылды. Агымдагы елның май аенда Хөкүмәтнең үз вәкаләтләре вакытына эшчәнлек программасы кабул ителде. Анда ярыйсы ук амбициоз максатлар билгеләнде. Рөстәм Хәбиб улының аларга ирешү юлларын анык күзаллавына иманым камил һәм ул билгеләнгән максатларны тормышка ашыруда яңа сыйфатта хәлиткеч роль уйнар, дип уйлыйм, — диде Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларына Рөстәм Мәрданов кандидатурасын тәкъдим итеп, Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов.

Әлеге тәкъдим парламентның бертавыштан хуплавын тапты.

Рөстәм Хәбиб улы Мәрданов 1964 елда Уфада туган. Уфа дәүләт авиация институтын тәмамлаган. Икътисад фәннәре кандидаты. Хезмәт эшчәнлеген 1986 елда Уфа авиация институтының икътисад һәм машиналар эшләү производствосын оештыру кафедрасында инженер булып башлый. 1986-92 елларда — аспирант, СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалы Икътисад институты фәнни хезмәткәре. 1992-95 елларда — өлкән преподаватель, Башкортстан дәүләт университетының производство белән идарә итү кафедрасы мөдире. 1995-98 елларда — Башкортстан Республикасы Милли банкының сектор мөдире, идарә начальнигы, рәис урынбасары. 1998-2000 елларда — Башкортстан Республикасы икътисад һәм монополиягә каршы сәясәт министрының беренче урынбасары. 2000-01 елларда — Башкортстан Республикасы Милли банкы рәисенең беренче урынбасары, рәис вазыйфаларын башкаручы. 2002-13 елларда — Башкортстан Республикасы Милли банкы рәисе. 2013 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Рөстәм Мәрданов республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары вазыйфасында эшләде.
Читайте нас: