+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
3 декабрь 2015, 21:04

Республика Башлыгы гражданнарны кабул итте

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов 1 декабрьдә Уфада гражданнарны кабул итте. Ике сәгать дәвамында республика җитәкчесенә шәһәрләрдә һәм районнарда яшәүчеләр мөрәҗәгать итте. Кабул итү йомгаклары буенча министрлыкларга һәм ведомстволарга тиешле йөкләмәләр бирелде.

Уфада яшәүче “Алтын дага” атлы-савыктыру реабилитация үзәге директоры Виктор Подолько Башкортстан Башлыгына шәһәр мэриясенең Глумилино бистәсендә административ-көнкүреш корпустан торган атлы-спорт базасы төзелергә тиешле җир участогын бирүне тоткарлавы турында белдерде. Аның әйтүенчә, бүгенге көндә инвесторлар һәм проектны гамәлгә ашыруда ярдәм итәргә теләүчеләр табылган, әмма бюрократия аркасында аларны югалту куркынычы бар.

Рөстәм Хәмитов объектның проект документлары белән танышты һәм алар буенча сүзнең асылда капиталь корылма түгел, ә гадәти ангар төзү турында баруын билгеләде. Мондый караш бистәдә комплекслы төзелеш алып бару концепциясенә каршы килә. Шул сәбәпле, республика җитәкчесе шәһәр хакимияте башлыгы Ирек Ялаловка хәлне ачыклауны һәм үзәкне төзүнең альтернатив ысулларын табуны йөкләтте.

Ишембайда яшәүче пенсионер Мәрьям Загороднева республика Башлыгына Бульварная урамында урнашкан
күпфатирлы өч торак йортны авария хәлендәге, сүтелергә тиешле йортлар исәбенә кертүне законсыз дип исәпләүне сорап үтенде. Аның әйтүенчә, милек хуҗалары әлеге карар белән риза түгел һәм йортларны саклап калу ягында. Анда яшәүчеләр үз исәбенә үткәргән бәйсез экспертиза торакны авария хәлендә түгел дип тапкан. Шул ук вакытта, район хакимияте йорт хуҗаларына аларны сүтәргә һәм шул урында салыначак яңа йорт­ларга күчәргә тәкъдим итә.

Башкортстан Башлыгы Хөкүмәт вице-премьеры Владимир Нагорныйга һәм район хакимияте башлыгы Марат Гайсинга мәсьәләне бу йортларда яшәүчеләр теләген исәпкә алып тикшерүне йөкләтте.

Уфа шәһәрендә яшәүче Рим һәм Артур Насыйровлар Төньяк автовокзалда автомобильләр һәм хәрби техника музее төзергә тәкъдим итте. Алар эшләгән оешмада музей өчен экспонат булырлык зур коллекция тупланган. Техника яхшы торышта һәм парадларда, күргәзмәләрдә катнаша. Алар әйтүенчә, мондый музей яшь буында зур кызыксыну уятыр һәм аларны техника тарихын өйрәнүгә дәртләндерер иде. Моннан тыш, автовокзалның файдаланылмый торучы бинасында башка төрле белем бирү һәм социаль объектларны да урнаштырырга мөмкин булыр иде.

Рөстәм Хәмитов аларның фикерен хуплады һәм Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрдановка музейны төзү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

Уфада яшәүче Сергей Зараменский һәм Валентина Микрюкова Рөстәм Хәмитовка Рабкорлар урамындагы 22нче һәм Мөбәрәков урамындагы 22нче күпфатирлы йортлар арасындагы территориядә килеп туган хәлне аңлатты. Элек бу урында шул йортларда яшәүчеләр көче белән төзелгән балалар мәйданчыгы урнашкан булган. Ләкин күптән түгел аны сүткәннәр һәм административ-сәүдә комплексы төзи башлаганнар. Бу йортларда яшәүчеләр төзелешне туктатуны һәм балалар мәйданчыгын тергезүне сорап 680 имза җыйган.

Башкортстан Башлыгы шәһәр мэры Ирек Ялаловтан балалар мәйданчыгын яңадан төзүне һәм киләчәктә халык фикеренә колак салуны таләп итте.

Уфа шәһәре Киров районының Искино авылында яшәүче Юлия Гомәрова республика Башлыгына мәктәп балаларын якындагы торак пунктлардан Уфа районы Булгаково авылы лицеена йөртү мәсьәләсен хәл итүне сорап мөрәҗәгать итте. Аның әйтүенчә, Королево, Локотки, Мечта, Атаевка, Искино авылларыннан йөздән артык укучы, мәктәп автобуслары булмау сәбәпле, мәктәпкә йөри алмый. Белем бирү учреждениесенә җәмәгать транспортында йөрү мөмкин түгел.

Рөстәм Хәмитов Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрдановка — мәктәп автобуслары сатып алуны тизләтергә һәм укучыларны йөртү схемасын эшләргә, ә Уфа мэры Ирек Ялаловка бер ай эчендә шәһәр яны торак пунктларында яшәүчеләрне транспорт белән тәэмин итүне җайга салырга кушты.

Чишмә районының Шөңгәккүл авылында яшәүче Любовь Шимко республика Башлыгыннан тимер юл аша җәяүлеләр өчен күпер төзүдә ярдәм итүне үтенде. Торак пунктта өч меңнән артык кеше яши, авыл тимер юлы белән ике өлешкә бүленгән. Аның бер ягында — авыл хакимияте, мәктәп, балалар бакчасы, почта бүлекчәсе, кибетләр, ә икенче ягында торак йортлар урнашкан. Авыл кешеләре, шул исәптән балалар һәм өлкән яшьтәгеләр — көн саен җиде юлдан торган хәвефле тимер юл полотносы аша, ә составлар торганда, алар астыннан чыгып йөрергә мәҗбүр.

Авыл халкы үтенече буенча Уфа транспорт прокуратурасы хәвефле юл участогында уңайлы шартлар булдыру буенча хәлне тикшергән һәм җәяүлеләр күпере төзү турында карар чыгарган. Әмма “Русия тимер юллары” җәмгыяте, суд карары белән риза булмыйча, дәгъва белдергән.

Рөстәм Хәмитов Хөкүмәт вице-премьеры Владимир Нагорныйга — бу мәсьәләне чишү юлларын тикшерүне, ә республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Сергей Молчановка Башкортстан прокуроры Андрей Назаров һәм “Русия тимер юллары” җәмгыяте президенты Олег Белозеров исеменә тиешле хатлар әзерләүне йөкләтте.
Читайте нас: