Премьер-министр Рөстәм Мәрдановка Хөкүмәтнең төп эшчәнлек юнәлешләрен билгеләү һәм аларны гамәлгә ашыру буенча эшне оештыру, шулай ук, Хөкүмәт (Президиум) утырышларын үткәрү һәм аларның протоколларына кул кую хокукы бирелде. Хөкүмәт Рәисе бюджет, финанслар, республиканың җир ресурслары һәм дәүләт милке милекчесе хокукларын яклау, икътисад өлкәсендә дәүләт идарәсе мәсьәләләре белән шөгыльләнә, бюджеттан тыш финанс чыганаклары исәбенә социаль-икътисади үсеш программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча оешмалар белән эш алып бара, республика ихтыяҗларын тәэмин итүгә юнәлтелгән товарларны, хезмәтләрне контракт юлы белән сатып алуны, республиканың берләштерелгән бюджетының салым һәм салымнан тыш керемнәре күләмен арттыру буенча эшне оештыра. Ул Финанс, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре, Икътисади үсеш министрлыклары, Тарифлар буенча дәүләт комитеты, шулай ук, Башкортстан Республикасы министры, Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитеты, Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы эшчәнлеген тикшерә, Башкортстан Фәннәр академиясе белән бәйләнеш алып бара. Моннан тыш, Премьер-министр республика Башлыгы кушуы буенча һәм Хөкүмәт вәкаләтләре чикләрендә Русия Чит ил эшләре министрлыгының Уфадагы вәкиллеге, Монополиягә каршы, Казна, Салым, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтләренең Башкортстан буенча идарәләре, Дәүләт статистика федераль хезмәтенең Башкортстан буенча территориаль органы, Финанс-бюджет күзәтчелеге федераль хезмәтенең, Дәүләт милке белән идарә итү федераль агентлыгының территориаль идарәләре, Финанс базарлары буенча федераль хезмәтнең Башкортстанның көньяк-көнчыгыш төбәк бүлекчәсенең территориаль бүлеге, Проба алу күзәтчелегенең Идел буе дәүләт инспекциясе, Русия Үзәк банкы Урал баш идарәсенең Башкортстан буенча бүлекчәсе — Милли банк, Русия Фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәге, Стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар төбәк үзәге белән берлектә эш алып бара.
Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Марат Мәһәдиев хәзер, шулай ук, Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты эшчәнлеген тикшерә.
Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Владимир Нагорный Премьер-министрның кайбер йөкләмәләре буенча Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитеты эшчәнлеген тикшерә.
Башкортстан Республикасы министры Руслан Мирсәяпов халыкара һәм бөтенрусия чараларын оештыру һәм үткәрү мәсьәләләрен тикшерә, аларны үткәрүгә җаваплы комитетлар эшен оештыра, шулай ук, шушы юнәлешләр буенча (инфраструктура объектлары, биналар, корылмалар һәм транспорт әзерләүне вакытында финанслау мәсьәләләрен дә кертеп) республика һәм федераль башкарма власть органнарының бердәм эшчәнлеген тәэмин итә.