+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
10 декабрь 2015, 22:13

“Кандидат” проекты — гамәлдә

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе, “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе секретаре Константин Толкачев партиянең төбәк Сәяси советы президиумы утырышын үткәрде.

Анда 2016 елның сентябрендә үтәчәк Дәүләт думасына сайлаулар белән бәйле кандидатлар күрсәтү, алдан тавыш бирүне оештыру кебек мәсьәләләр каралды.

Президиум әгъзасы, М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты ректоры Раил Әсәдуллин “Бердәм Русия” башлангычы белән алдан тавыш бирүдә катнашырга теләүчеләргә ярдәм йөзеннән 7 декабрьдән гамәлгә кертелгән “Кандидат” дип аталучы махсус проект турында сөйләде.

Проект сайтында кирәкле документлар исемлеге, шулай ук, алдан тавыш бирүне үткәрүнең анык тәртибе турында белешмә урнаштырылачак. Сайтта теләгән һәркем теркәлә, сораулар бирә, өйрәтүче видеолекцияләр, семинарлар карый, брошюралар белән таныша ала.

— “Бердәм Русия” партиясе, барлык теләүчеләргә алдан тавыш бирүдә катнашу мөмкинлеге тудырып, мөһим адым ясады, — дип билгеләде Константин Толкачев. — Әлеге этапны уңышлы үтүчеләр сайлауларда партия исеменнән чыгыш ясаячак. “Кандидат” программасы буенча белем алу үз көчеңне сынап карау, алдагы сайлаулар кампаниясенә әзерләнү мөмкинлеге бирә.
Читайте нас: