+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 декабрь 2015, 21:53

Иң зур байлык – кеше

Дәүләт җыелышы-Корылтайда Башкортстанда Кеше хокуклары буенча вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре белән семинар-киңәшмә узды. Анда парламент Рәисе Константин Толкачев катнашты.

– Хәзерге җәмгыятьтә иң кыйммәтлесе – кеше үзе булырга тиеш, – дип белдерде Константин Борисович. – Аның хокукларын яклау – дәүләтнең иң беренче бурычы.

Башкортстанда Кеше хокуклары буенча вәкил Рим Каюмов әйтүенчә, җәмәгать ярдәмчеләре белән берлектә иректән мәхрүм ителгән кешеләрнең, шулай ук, торак, хезмәт мөнәсәбәтләре буенча гаделсезлеккә дучар булганнарның, инвалидларның мөрәҗәгатьләре карала, күп очракта аларга ярдәм күрсәтелә.

Республикада кеше хокукларын бозуның иң күп өлеше хезмәт хакын түләүгә кагыла. Башкортстан Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Татьяна Астрелина әйтүенчә, рәсми статистикага ярашлы, 1 гыйнварга хезмәт хакы буенча бурыч 3,4 миллион сум булса, ел ахырына ул 44,5 миллион сумга җиткән. Әмма хезмәт инспекциясе тикшерүләре нәтиҗәсендә аның ел башында - 216 миллион сум, ел азагында 235 миллион сум булуы ачыкланган.

– Моннан тыш, республикада 13 предприятие банкротлыкка чыкты, аларда хезмәт хакы бурычлары 250 миллион сумга җитә, шул рәвешле, республика буенча бу сан 530 миллион сум тәшкил итә. Хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итүчеләрнең яртысыннан күбрәген эш хакын вакытында алмау борчый, – диде ул.

Хезмәт хокукларын яхшы белү зарур. Эшләүчеләр аена ике тапкыр хезмәт хакы алырга тиешлеген, аны түләү 15 көнгә тоткарланганда, эшкә килмәү хокукы барлыгын белсеннәр иде.
Читайте нас: