+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 декабрь 2015, 21:58

“Кризисның иң югары ноктасы узды”

Русия Президенты Владимир Путин ил һәм дөнья журналистлары сорауларына җавап бирде. 17 декабрьдә Мәскәүдә Русия Президенты Владимир Путинның унберенче тапкыр зур матбугат конференциясе үтте. ”Россия-24”, ”Россия-1”, ”Беренче канал” телеканаллары һәм ”Маяк”, ”Вести-ФМ”, ”Русия радиосы” радиостанцияләре чарадан туры трансляция алып барды. Владимир Путинның матбугат конференциясе 3 сәгать 8 минут дәвам итте. Чарага 1390 журналист аккредитацияләнгән иде, 32 журналист ил башлыгына сорау бирде.Владимир Путинның җавапларының мөһим урыннарына тукталып үтик.

Кризис

Русия икътисады кризисның иң югары ноктасын узды. Инфляция темплары югары булуга (ел башыннан күрсәткеч 12,3 процент тәшкил итте), төп капиталга инвестицияләр кимүгә (5,7 процентка), халыкның реаль керемнәре азаюга карамастан, статистика Русия икътисады кризисның иң югары ноктасыннан чыгуын күрсәтә. Аерым алганда, агымдагы елның икенче кварталында эш активлыгы тотрыклылану билгеләре күзәтелә. Сентябрь-октябрьдә эчке тулай продукт үсеше 0,3 процент тәшкил итте. Майдан башлап сәнәгать продукциясен чыгару күләме кимү тукталды. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә уңай динамика күзәтелә, хезмәт базарында да тотрыклылык урнашты. Бу — Хөкүмәтнең уңай эше турында сөйли.

Хөкүмәт

Үзәк банк һәм Хөкүмәт алып барган макроикътисади тотрык­лылыкны тәэмин итүгә юнәлтелгән сәясәтне хуплыйм. Хөкүмәт эшчәнлеген канәгать­ләнерлек, дип бәялим. Яхшырак та эшләргә мөмкин булыр иде. Стратегик яктан Хөкүмәт кирәкле адымнар ясый һәм нәтиҗәле эш итә. Русия Хөкүмәте составында сизе­лерлек үзгәрешләр булмаячак. Кешеләргә, кадрларга сак карыйм. Кадрлар ыгы-зыгысы, кагыйдә буларак, кирәкми, ул эшкә комачаулый.

Икътисад

2016 елда икътисад үсеше 0,7 процент тәшкил итәчәк. 2017 елда исә үсеш — 1,9 процент, ә 2018 елда 2,4 процент булыр дип фаразлана.

Агымдагы икътисади хәлгә, аерым алганда, нефть бәяләренә карамастан, әлегә бюджетка төзәтмәләр кертергә ашыкмыйбыз. Русия Хөкүмәте берничә төрле сценарийны әзерли.

Төркия

Төркия власте Русиянең хәрби самолетын бәреп төшерде. Бу – дошманлык акты. Илнең әлеге җитәкчелеге белән сөйләшеп килешү мөмкин түгел. Төркия җитәкчелеге белән дәүләтара дәрәҗәдә хезмәттәшлек перспектива­ларын күрмим, ә гуманитар дәрәҗәдә — әлбәттә. Әмма монда да проблемалар бар. Төркия җитәкчелеге безне икътисад һәм башка юнәлешләр буенча чикләү чаралары кабул итәргә мәҗбүр итте. Мисал өчен, бу туризм белән бәйле. Бүген Төркиядә боевиклар булуы билгеле, алар, визасыз керү тәртибеннән фай­даланып, Русиягә килү мөм­кин­легенә ия. Без моңа чик куярга һәм илкүләм хәвефсезлекне тәэмин итүче башка чаралар кабул итәргә тиеш булачакбыз.

Әлбәттә, безгә якын этник халык белән элемтәләрне дәвам итәргә кирәк, ә төрки телле халык – алар Русиянең бер өлеше, Төркия халкы һәм башка халыклар ничек безнең партнерлар булса, шулай булып калачак. Без алар белән элемтәләрне дәвам итәргә тиеш булачакбыз. Төркиянең хәзерге җитәк­челеге белән килешү бик катлаулы һәм мөмкин түгел диярлек.

Украина

Русия Киевка карата нинди дә булса санкцияләр кертергә уйламый. Ләкин БДБ илләре арасындагы ирекле сәүдә зонасы турындагы килешү өзелгән­лектән, 2016 елның 1 гыйнварыннан Украинага ташлама һәм преферен­цияләр булмаячак.

Без конфликтны кискенләштерү ягында түгел. Киресенчә, ул тизрәк хәл ителсен иде дип телибез. Әлбәттә, Украинаның көньяк-көнбатышында яшәүче кешеләрне физик юк итү ысулы белән түгел.
Читайте нас: