+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
29 декабрь 2015, 22:06

Парламент эшенә йомгак ясалды

28 декабрьдә Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев республика парламентының 2015 елдагы эш йомгакларына багышланган матбугат конференциясе үткәрде.

— Узып баручы ел вакыйгаларга бай булды. Әлбәттә, алар арасында иң мөһимнәре – Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү, Уфада ШОС һәм БРИКС саммитларын үткәрү, — диде Константин Борисович. – Дәүләт җыелышы-Корылтай республикада үтүче барлык чараларда актив катнашты. Быел республикада профессиональ парламент эшли башлауның 20 еллыгын билгеләдек. Бу чорда Башкортстанда ныклы хокукый система төзелде. Ул федераль хокукый системаның аерылгысыз өлеше булып тора. Безнең эшчәнлегебез социаль юнәлешле. Республика парламенты үз эшендә ачыклык принципларына өстенлек бирә. Дәүләт җыелышы-Корылтай кабул иткән законнарны аңлатуда, парламент эшчәнлеген яктыртуда матбугат чаралары зур ярдәм күрсәтә.

Очрашуда Константин Толкачев “Парламент темасына иң яхшы материал” конкурсында җиңүче журналистларны бүләкләде.
Читайте нас: