+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
21 гыйнвар 2016, 02:00

Кызу эш башланды

Язгы сессиядәге беренче утырыш 28 гыйнварда узачак.19 гыйнварда Башкортстан парламенты Рәисе Константин Толкачев җитәкчелегендә Дәүләт җыелышы-Корылтай Президиумы утырышы узды. Депутатлар Корылтайның 28 гыйнварда үтәчәк егерме алтынчы пленар утырышының көн тәртибен раслады, анда илледән артык мәсьәлә кертелде.

Утырышта Дәүләт төзелеше, хокук тәртибе һәм суд мәсьәләләре буенча комитет рәисе урынбасары Рамил Хәкимов Башкортстанда кулланучылар кредитлары килешүләре буенча бурычларны кайтару өлкәсенә анализ үткәрүче эшче төркемнең эшчәнлеге йомгаклары белән таныштырды.

Пленар утырышта 29 — республика, 14 федераль закон проекты каралачак. Депутатлар игътибарына “2015 елда Башкортстан Республикасында законнар чыгаруның торышы” дигән доклад тәкъдим ителәчәк.

Шулай ук, парламентарийлар тарафыннан мировой судьялар вазыйфасына кандидатлар тикшереләчәк.

18 февральдә — “Башкортстанда Русиянең һәм республиканың мәгариф турында законнарын гамәлгә ашыру”, 26 февральдә “Башкортстанда күпфатирлы йортларда гомум милеккә капиталь ремонт үткәрүне оештыру турында законнарны камилләштерү һәм гамәлгә ашыру” дигән темаларга парламент тыңлаулары үтәчәк.

— Республика парламентының язгы сессиядәге беренче пленар утырышында мөһим мәсьәләләр каралачак. “2015 елда Башкортстанда законнар чыгаруның торышы” дигән доклад тәкъдим ителәчәк. Без мониторинг үткәреп, эшләмәүче, “йоклаган” характердагы законнарны ачыклыйбыз, аларны “уяту” буенча өстәмә закон актлары кабул итәбез. Законнар өстендә эш даими алып барыла. Доклад республика парламентының 2015 елның көзге сессия чорындагы эшчәнлегенә багышланачак, — диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев.
Читайте нас: