+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
30 гыйнвар 2016, 02:00

Парламент нәтиҗәле эшләде

28 гыйнварда Дәүләт җыелышы-Корылтайның егерме алтынчы пленар утырышы үтте, анда илледән артык мәсьәлә каралды, шуларның 29ы – республика законнары проекты. Парламентарийларга Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачевның “2015 елда Башкортстан Республикасында законнар чыгару эшчәнлегенең торышы” дигән доклады тәкъдим ителде.

Константин Толкачев Дәүләт җыелышы-Корылтайның узган елдагы эшенә йомгак ясады, парламентның закон чыгару эшчәнлегендәге яңа юнәлешләрне билгеләде.

— Узган ел вакыйгаларга бай булды. Әлбәттә, алар арасында иң мөһимнәре – Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү, Уфада ШОС һәм БРИКС саммитларын үткәрү, — диде Константин Борисович. – Дәүләт җыелышы-Корылтай республикада үткән барлык чараларда актив катнашты. Былтыр республикада профессиональ парламент эшли башлауның 20 еллыгын билгеләдек. Бу чорда Башкортстанда ныклы хокукый система төзелде. Республикада законнарның сыйфаты яхшыра. Моңа закон актларындагы җитешсезлекләрне вакытында күреп, аларга комплекслы һәм тиешле үзгәрешләр кертү нәтиҗәсендә ирешелә. Хәзерге көндә Башкортстандагы иҗтимагый тормышның барлык өлкәләрендә дә законнар системага салынган.

Узган елда Дәүләт җыелышы-Корылтайның пленар утырышларында 159 закон проекты каралган, 137 закон һәм 293 карар кабул ителгән. Дәүләт җыелышының даими комитетларында меңгә якын федераль законы проекты, 200дән артык башлангычы каралган. Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары Дәүләт думасына 17 федераль законга үзгәрешләр кертү башлангычы белән чыккан. Республика парламентының “Русия Федерациясендә урындагы үзидарәне оештыруның гомум принциплары турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү турында” башлангычы Русия парламенты тарафыннан хупланган һәм федераль закон статусын алган.

Бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары Дәүләт думасына 34 закон чыгару башлангычы белән чыккан. Шундый башлангычлар буенча Парламент Самара Губерна думасыннан кала, Идел буе федераль округы парламентарийлары арасында икенче урында, ә кабул ителү һәм федераль статус алу буенча — беренче.
Читайте нас: